Айрат Гимадетдинов: “Сәдаканы эчкерсез ният белән биргәндә, аның әҗере Аллаһы Тәгалә кануннары буенча әйләнеп кайта”

Хәйриячелеккә җибәргән акчалар – инвестициянең бер төре ул. Без – эшкуарлар - инвестициянең һәр сумы файда китерсен дип телибез. Без нишләп “Ярдәм” фондына теләктәшлек күрсәтәбез соң? Чөнки монда хәйриячелеккә җибәрелгән инвестициянең һәр сумы зур файда бирүен күрәбез. Чөнки күрмәүчеләргә ярдәм генә күрсәтелеп калмый, аларны Исламга: Коръән, намаз укырга өйрәтәләр. Ә моны кыйммәте буенча бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 31. Фото:Данис Касыймов

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Попечительләр советының октябрь аендагы утырышы аеруча бер җылылык белән узып китте. Ул бу юлы күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен оештырылган курслар чорына туры килде.

Фондның октябрь аендагы киң кырлы эшчәнлегенә багышлап чыгарылган видеожурналны караганнан соң, сүзне гадәттәгечә “Ярдәм” милли хәйрия фондының Попечительләр советы президенты, “Аудэкс” аудиторлык һәм консалтинг компаниясе генераль директоры Айрат Гимадетдинов алды. Ул попечительләр советы исеменнән фонд эшчәнлегенә зур өлеш керткән иганәчеләргә рәхмәт белдерде. “Попечительләр Советы эшчәнлегендә максималь үтәкүренмәлелекне тәэмин итәбез”, - дип билгеләп үтте.

Хәйриячелеккә җибәргән акчалар – инвестициянең бер төре ул

“Хәйриячелеккә җибәргән акчалар – инвестициянең бер төре ул. Без – эшкуарлар - инвестициянең һәр сумы файда китерсен дип телибез. Без нишләп “Ярдәм” фондына теләктәшлек күрсәтәбез соң? Чөнки монда хәйриячелеккә җибәрелгән инвестициянең һәр сумы зур файда бирүен күрәбез. Чөнки күрмәүчеләргә ярдәм генә күрсәтелеп калмый, аларны Исламга: Коръән, намаз укырга өйрәтәләр. Ә моны кыйммәте буенча бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Фонд җитәкчеләренә армас-талмас хезмәте өчен рәхмәт. Күп көч куела, фонд эшчәнлеге киңәя бара.

Монда күрмәүчеләр өчен генә түгел, коляскада йөрүчеләргә дә ярдәм күрсәтәләр. Аларның барысы да игътибарга мохтаҗ. Бүгенге көндә иң җитмәгән әйбер – ул игътибар”, - диде Попечительләр советы президенты.

Ул меценатлар һәм фонд җитәкчелеге тырышлыгы белән Борбашта азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче ир балалар өчен пансионат уңышлы гына сафка бастырылуын, анда белем алырга теләүчеләрнең бик күп булуын әйтте. Бу – бик игелекле эш. “Мондый гаиләләрдәге балаларны, туры юлга бастырып, аларга рухи тәрбия бирмәсәң, аларның кайсы юлдан китәселәре билгеле түгел”, - диде А.Гыймадетдинов.

Попечитель шулай ук кешеләрне игелек кылырга чакырганда, үзең үрнәк күрсәтергә – шул эшне башта үзең эшләп күрсәтергә чакырды. “Сәдаканы эчкерсез ният белән биргәндә, аның әҗере Аллаһы Тәгалә кануннары буенча әйләнеп кайта”, - диде ул. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез үзенең хәдисләрендә сәдака бирүдән кешенең байлыгы кимемәс дигән. Бу киләчәк тормыш өчен үзенә күрә бер депозит булып тора.

Шәкертләребезнең Коръән укуы, белем алуларын дәвам итүе безгә бәрәкәт бирә

Ә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар Баязитов үз чыгышында даими башкарылган эшләрдән дә яхшысы булмавын билгеләп үтте. “Фонд эше тулы көченә бара. Күрмәүчеләр өчен курслар уза, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге шәкерте Корән-хафиз Мәдинә Миркамилова, Ингушетиядә күрмәүче кызлар арасында беренче тапкыр оештырылган Коръән уку бәйгесендә беренче урынны яулап, Республика башлыгы Юныс Бәк Евкуровтан хаҗга юллама белән бүләкләнде. Анда катнашучыларның күпчелеге һәм алдынгы урыннарны яулаучылар безнең укучыларыбыз иде. Моннан тугыз ел элек Мәликә ханым башлаган эшчәнлек үз җимешләрен бирүне күрсәтә. Бөтен Россия, БДБ илләрендә безнең шәкертләребез бар. Алар Коръән укыйлар, белем алуларын дәвам итә. Һәм бу безгә бәрәкәт бирә. Аллаһы Тәгалә безне беркайчан да нинди генә авырлыклар булса да ташламас. Барысы да нияттән тора. Безнең эшебезгә кушылган кешеләр моны ихлас күңелдән эшли дип ышанам. Ихлас ният булмаса, игелекле эшләр эшләп булмый”, - диде Илдар хәзрәт.

Аның сүзләренчә, фонд алдында, чыннан да, зур бурычлар тора. Фонд алып барган юнәлешләрдән тыш, Борбашта азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче ир балалар өчен пансионат реконструкцияләнә. “Безнең өчен бу бик үк җиңел булмады. Алай да акрынлап алга барабыз. Халыкның төрле катламнары – төрмәдә утыручылар белән дә, иреккә чыгучылар белән дә, эчкечелеккә һәм накркотикларга бәйле кешеләр белән дә эшлибез. Һәр чәршәмбе безнең егетләребез, базарга барып, йортсыз-җирсезләргә кайнар ризык ашатып кайта. Бу юнәлеш тә безнең өчен мөһим. Ул да даими булачак”, - диде “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе.

“Күрмәүче шәкертләребезгә бик зур рәхмәт. Аларның догалары аркасында без уйлаган эшләребезне тормышка ашырабыз. Аллаһы Тәгалә бу догаларны кабул итеп, җәннәт бакчаларына кертсә иде (бу инде һәр мөселманның хыялыдыр)”, - дигән теләкләрен әйтте Илдар хәзрәт Баязитов. Ул шулай ук курсларга килүчеләргә һәм мохтаҗларга “Ярдәм” фондының попечительләренең берсе булган “Планета одежда обувь” кибетләре хуҗаларына рәхмәт белдерде, аларның мәрхәмәтле булуларын, Аллаһы Тәгаләнең эшләрен уң итүен теләде.

Изгелекләр кылыр өчен, Аллаһы Тәгалә мөмкинлекләр бирсен

Биредә курсларда узучылар, үз чиратында, иганәчеләргә атап кылган догаларының Аллаһы Тәгаләгә барып җитүен теләп, изге теләкләрен җиткерде. Алар кешенең күңеле чиста булган очракта, аның тыныч булуын һәм игелекле эшләр башкаруын билгеләп үтте.

Ә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды попечительләре бу дөньяда тикмәгә генә яшәмәвебезне – гыйбадәт кылырга, Аллаһы Тәгалә кушканча, Коръән һәм сөннәтне үтәп гомер итәргә тиешлегебезне әйтте. Изгелекләр кылыр өчен, Аллаһы Тәгалә мөмкинлекләр бирсен дигән сүзләр һәрберсенең тел очында әйләнеп торды.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе