Адәм баласының нәрсәсен тартып алып булмый? Дөрес! Адәм баласыннан һәрвакыт аерылгысыз булган әйберләрне. Мәсәлән, аның сулыш алуы, аңы, хәтере һәм игътибары...
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Бер-беребезгә булышыйк” социаль проекты буенча алып барылган курсларның тернәкләндерү программасына арт-терапия – кешенең хис-кичерешләрен җайга салу, аңа психологик ярдәм күрсәтү юнәлешендә дәресләр кертелде.
“Арт-терапия һәркемнең тормышын шатлык белән тутырырга сәләтле һәм шуның белән кадерле дә. Кеше үзенең күңелен борчыган хәсрәт-борчуларыннан котыла, аның уй-фикерләре үзгәрә һәм күңеле бушанып кала, ә үзе уңай хис-кичерешләргә байый”, - дип аңлата психолог Александрина Йосыпова.
Шундый дәресләрнең берсендә арбада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр көчле булырга өйрәнделәр. Иң мөһиме – алар ул көчне үзләренең эчке дөньясыннан табарга тиеш иде.
Психолог сүзләренчә, алар дәрестә, фикерли, фикерли, сулыш алырга өйрәнде, якты, матур хатирәләрне искә төшереп, рәсем ясады һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай итеп, курсантларның бер көнен салават күпере, матур теләкләр, игътибар һәм кайгырту кебек сыйфатлар бизәде. Әгәр кешенең игътибарын матурлык һәм башка уңай күренешләр җәлеп итә икән, бу аңа көч бирә һәм шатландыра. Киресенчә булганда, көч китә.Монда сөекле Пәйгамбәребезнең "Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата" дигән хәдисен искә төшерү дә җитә.
“Ярдәм”дә тернәкләнү узучылар үзләренең бәхетле булу тарихлары белән уртаклаша, рәсемнәрен күрсәтә икән, аларның бәхетләре ташып чыга һәм ул сыйфат башкаларга да күчә. Кешенең күңел халәте шушы мизгелне тотып ала – кеше менә шушы мизгелдә бәхетле була һәм шуңа шатланып яши.