2 октябрьдә Һиҗри буенча яңа ел башлана

Мөселман дөньясы 1438 нче һиҗри елына аяк баса. Яңа елны башлап җибәрүче Мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Мөхәррәм ае - ызгыш-талашлар, низаглар тыелган 4 айның берсе.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 30. Фото:xn--80apmf.xn--p1ai

Коръәндә: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһның хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе сугышу тыелган хәрам ай булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр”, - диелә ("Тәүбә" сурәсе, 36 нчы аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, - дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, - ди.

Мөкатдәс мөхәррәм аенда бер олы көн – Гашурә көне бар. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 11 нче октябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Яһүдләр: "Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам аларга: "Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”, - дип җавап биргән.

Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашурә көнендә башка күп кенә бөек вакыйгалар да булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан, Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәлам туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәлам олы дәрәҗәләргә ия булган һ. б.

Мөхәррәм ае да рәҗәп, рамазан айлары кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Мөхәррәм аеның унынчы һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн ураза тоту. Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнән: "Мөхәррәм аеның Гашурә көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: "Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән. Шулай ук бу көнне сәдака өләшү, сабыйларны, якыннарыңны сөендерү, Коръән сурәләре, догалар уку саваплы гамәлләрдән санала.

Мөхәррәм ае башланган көннәрдә, елыбыз хәерле узсын дип, догалар кабатлыйк һәм Раббыбыз һәркайсыбызга шушы күркәм айда башкарган изге гамәлләребез, тоткан уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны мулдан бирәчәге хакында онытмыйк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе