
“Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” басмаханәсендә Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованың “Социальна-психологическая реабилитация незрячих детей дошкольного и младшего школьного возраста» дигән русча китабы басылып чыкты.
Бу китап күзләре буенча инвалид булган балаларны тернәкләндерү максатыннан нәшер ителде. Әлеге кабатланмас хезмәтне “Ярдәм” мәчете каршындагы күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова үзенең бу өлкәдәге зур тәҗрибәсенә таянып язды.
Бу китапта күрмәүче балаларның тормыш эшчәнлеген гаиләдә һәм гаиләдән тыш оештыруга багышланган методик тәкъдимнәрне табарга мөмкин.
Шунысын билгеләп узу мәслихәт: бу инде мондый темага язылган Мәликә ханымның икенче китабы. Мәликә ханымның үз эшчәнлеге тәҗрибәсенә таянып язган “Зрячим о незрячих” дигән беренче китабы 2012 елда басылып чыкты.