«Зур Казан» басмаханәсенә Хәниф Вәлиев исеме бирелде

Хәниф исеме чын күңелдән Аллаһка ышанучы хак мөселман, ихлас, дөрес дигән мәгънәне аңлата.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 24

Хәниф исеме чын күңелдән Аллаһка ышанучы хак мөселман, ихлас, дөрес дигән мәгънәне аңлата. Бу исемне йөртүче кешене Хак Тәгалә изгелек, ышанычлылык, бәйсезлек, хезмәт сөючәнлек, активлык кебек сыйфатлар белән дә бүләкли. Һәм чыннан да, тарихчы һәм мәгърифәтче Хәниф Вәлиевнең исеме җисеменә туры килгән. Аның дин, тарих өлкәсендә язган хезмәтләре ихлас күңелдән Аллаһка ышануын күрсәтә. Алай гына да түгел, ул дәһрилек чорында язган хезмәтләренең кирәк булуына ышана. Димәк, Хәниф Вәлиев ислам яңарышына ышанган, диннең вакытлыча гына тыелып торылуын моннан 70 ел элек үк аңлаган булган.

“Ярдәм” хәйрия милли ислам фонды “Ярдәм” мәчетендә гамәл кылучы басмаханәгә мәгърифәтче Хәниф Вәлиев исемен бирү карарын кабул итте. Чөнки совет чорында шундый югары әһәмияткә ия хезмәтләр язган кешенең исеме тарихта калырга тиеш. Аннары Хәниф Вәлиевнең нәсел-нәсәбе дә хәзерге “Ярдәм” мәчете урнашкан урыннар (Казан шәһәренең Серов, Коләхмәт урамнары) белән бәйләнгән. Хәниф Вәлиевнең әбисе Гафифә (Җәләлетдин бабай хатыны) Казан кызы булган. Хәниф ага Вәлиев исә Казан туганнары белән һәрдаим аралашып торган. Иң әһәмиятлесе шунда: алардан ислам диненә кагылышлы китаплар алып кайта торган булган. Үзе дә шул китапларны укып, бүген дә әһәмиятен югалтмаган хезмәтләр язып калдырып, ислам динен саклауга һәм үстерүгә үз өлешен керткән.

Хәниф Вәлиев исемендәге типографиядә басылган китаплар Хәниф Вәлиев рухына сәдакаи җәрия булып барса иде. Әмин!

Илдар хәзрәт Баязитов,
“Ярдәм” мәчете имам-хатибы,
“Ярдәм” фонды советы рәисе,
Татарстан Диния нәзарәте рәисе урынбасары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе