«Зур Казан” басмаханәсе җитәкчесе туган якларына кайтып китте

Бүген “Ярдәм” мәчетендәге “Зур Казан” типографиясе җитәкчесез калды.

БӘЙЛЕ
2016 Май 31
Бүген “Ярдәм” мәчетендәге “Зур Казан” типографиясе җитәкчесез калды. Андагы китап бастыру эшләрен алып баручы Азат Альберт улы Әхмәтшин Чистай каласына кире кайтып китте. Моннан ел ярым элек Азат әфәнде “Ярдәм” мәчетенә килде һәм андагы типографиянең җитәкчесе сыйфатында эшләргә кереште. Аның кулыннан шактый зур китаплар чыкты. Шуларның да иң зуры – ул Коръән китабыдыр, шулай ук Илдар хәзрәт Баязитовның “Российская умма и махалля” җыентыгыдыр. Шулай ук ветеран журналистларыбыз Мөслимә Шәфыйкның “Корычлар ныклыгы гынамы?!”, Әлмира Әдиатуллинаның “Гомерләр кайтавазы” китапларын да Азат әфәндегә чыгару насыйп булган икән. Әлбәттә, болары әле күп санлы китапларның кайберләре генә. Биредә төрле плакатлар, штендерлар, баннерлар, визиткалар, газеталар (әйтик, “Мөслимә” газетасы) һәм башка төрле мәгълүмати чыганаклар дөнья күрде. “Зур Казан” хезмәткәрләре Азат Альбертовичка хөрмәт күрсәтү табыны әзерләгән иде. Алар аңа шәмаил бүләк итте. Аннары Азат әфәнде үзе сүз алып: “Мин биредә үзем дә күп һөнәргә өйрәндем. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Ә биредә мин шуларның егермесен өйрәнгәнмендер. Сезгә зур рәхмәт минем белән бергә эшләвегезгә. Мондагы кебек шәп коллектив беркайда да юк ул. Сезгә авыр хезмәтегездә зур уңышлар телим”,-диде. Ә Илдар хәзрәт Баязитов: “Азат Альбертович «Зур Казан» типографиясенә вакытлыча гына килгән иде. Хәзер инде “Ярдәм” мәчете басмаханәсе шактый ук аякка басты. Без аңа бүген зур хезмәтләре өчен “Мактау грамотасы”н тапшырдык. Ул типографияне улы Айнурга калдырды”,-диде. Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе