
Гагарин Кубогының беренче раундында "Ак Барс" Уфаның "Салават Юлаев" клубына җиңелүенә карамастан, Зиннәтулла Билалетдинов команданың баш тренеры вазифасында калачак. Бу хакта "Чемпионат"ка вәзгыять белән таныш чыганак хәбәр иткән.
Бу карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган иде.
Искәртеп узабыз: Зиннәтулла Билалетдиновның команда белән килешүе 2017 елның 30 апреленә кадәр исәпләнгән. Шул ук вакытта "Ак Барс"ның тренерлар штабында җитди үзгәрешләр булырга мөмкин. "Бу хакта сөйләшүләр булып узды. Үзгәрешләр, мөгаен, булачактыр", - дип белдергән ул.
Чыганак: "Татар-информ"