Зиннәтулла Биләлетдинов командасы Мәскәүнең ЦСКАсын бирелдерде

Баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов булган "Ак Барс" хоккей командасы кичә Мәскәүдә ЦСКАга каршы уйнады һәм...

БӘЙЛЕ
2014 Окт 22

Баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов булган «Ак Барс” хоккей командасы кичә Мәскәүдә ЦСКАга каршы уйнады һәм каһарманнарча чыгыш ясап, 3:2 исәбенә көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте. Дөрес, казанлылар бу уңышка буллитлар сериясе нәтиҗәсендә генә иреште. Шулай да бу аларның җиңү дәрәҗәсен һич киметми.

Икенче периодта мәскәүлеләр Казан командасы капкасына ике җавапсыз алка кертте. Казанлылар өченче периодта үзләрен нык кулга алып уйнады һәм көндәшләре капкасына шулай ук ике алка ташлауга иреште.

Овертайм вакытында җиңүчеләр ачыкланмады. Ә инде буллитлар сериясендә Янне Песонен ярдәмендә җиңү яулады.
“Ак Барс” иртәгә Череповецта җирле “Северсталь» белән көч сынаша.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе