Зиннәтулла Биләлетдинов «Ак Барс»ның генераль менеджерына әйләнде

Россия хоккей җыелма командасы тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов “Ак Барс”ның вице-президенты...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 06
Россия хоккей җыелма командасы тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов "Ак Барс”ның вице-президенты һәм генераль менеджеры итеп билгеләнде.

Бу хакта Казан клубы матбугат хезмәте хәбәр итте. Татарстан җанатарларына бу белгеч яхшы таныш. Зиннәтулла Хәйдәр улы "Ак Барс”та 2004 елдан 2011 елга кадәр эшләде. Аннары аны Россия җыелма командасына алдылар.

Биләлетдинов тренер булган 7 ел эчендә казанлылар өч тапкыр Россия чемпионы булдылар.
 
Исегезгә төшерәбез: Зиннәтулла Биләлетдиновнең Россия хоккей федерациясендәге килешүе 1 мартта тәмамланды. Россия хоккей командасы Сочидагы Олимпиадада канәгатьләнерлек чыгыш ясамаганга күрә, ФКХ аның белән килешүне озайтмады. Сочида җиңелү өчен җаваплылыкны тренер үзенә алды.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе