Үзең теләп алган фаҗига

Изге Рамазан аенда булды бу хәл.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 20
Изге Рамазан аенда булды бу хәл.
Фагыйлә (исемнәр үзгәртелде) - Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышана торган ханым. Ул авылда вакытлыча өй алып, үз куышлары булуга сөенеп туя алмыйча яши башлады. Ире Фәритне яратып кияүгә чыкты ул. Тик Фәрит кенә Фагыйләнең йөккә узуын алай ук шатланып каршы алмады кебек.
Беркөнне Фәрит эштән кайткач, бу якшәмбедә әнисе һәм сеңлесе белән 30 чакрым ераклыктагы авылга барып, анда әтиләре рухына дога кылып килергә ниятләре барлыгын әйтте. Фагыйлә көмәнле булганга күрә, алар аны өйдә генә калдырырга карар кылганнар икән. Берәр нәрсә турында уйласа, Фәрит аны эшләмичә калмый инде. Менә алар билгеләнгән көнне юлга чыктылар. Фагыйлә сәгатьтән күзен алмады. Көткән кешегә бигрәк озак булып тоела бит ул. Борынгылар "Юлдагы кеше май ашый, ә өйдәге кан ашый” дип белмичә генә әйтмәгәннәрдер. Шулчак Фагыйләгә җан өшеткеч хәбәр ирештерделәр. Ире Фәрит утырган машина юл һәлакәтенә очраган һәм андагы барлык кешеләр дә үлеп беткән. Мондый хәлгә кем генә түзеп тора алыр икән! Иң якын кешеләрен югалту ачысыннан Фагыйлә һушсыз егылды. Аны Чирмешән хастаханәсенә алып киттеләр. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, биредә аның көмәне төшкәнлеге беленде. Ярый әле табиблар үзен саклап кала алдылар. Шактый гына кан югалткан иде ул.
Менә шыксыз, салкын өйгә кайтып егылды ул. Бернәрсәгә кулы бармады, хәтта яшисе килмәгән чаклары да булмады түгел. Фәкать мөселман хатын-кызы булуы, исламда үзеңә кул салуның ярамавы гына коткарды.
Иренең каберенә барырга теләсә дә, хәле булмавы, башы авыртып торуы комачаулады аңа.
Беркөнне дус хатыны Салиха килеп керде ишектән. "Шаккатыргыч бер хәбәр әйтәм хәзер үзеңә! Утырып тор, тагын егылуың ихтимал”,-диде ул Фагыйләгә зур сере бар кеше сыман. Чынлап та, искитмәле хәбәре бар икән Салиханың: Фагыйләнең ире Фәрит бернинди юл һәлакәтенә очрамаган, аның әнисе дә, сеңлесе дә исән-имин! Аякларының хәлсезләнүен тойса да, аздан гына егылмады мондый хәбәргә Фагыйлә. Ничек инде ул алай?! Димәк, аны әлегә хәтле алдалап килгәннәр! Ышанырга да, ышанмаска да белмәде ул бу хәбәргә. Бәлки дошманнар коткысы гынадыр ул. Фәриткә бөтен җаны-тәне, барлыгы белән ышанып йөрде ләбаса. "Әгәр минем сүзләремә ышанмасаң, әйдә барып, каберләрен карап кайтабыз”,-диде аңа Салиха, берни булмагандай, самими елмаеп. Чынлап та, нигә әле аңа иренең каберен карап кайтмаска ди. Ул беркөнне тәвәккәлләп, Салиха белән 30 чакрымдагы теге авылга юл тотты. Бу мәлдә Фагыйләнең миен мең төрле уй биләде. Яратып кияүгә чыккан иренә нык ышана иде бит ул! Йа Аллам, изге Рамазан ае барганда минем ныклыгымны ничек сыныйсың! Әгәр Салиханың әйткәннәре хак булса, ничек түзәрмен мондый хурлыкка! Үлем белән шаяралар димени! Күпме күз яшьләре түкте ул ләбаса Фәритнең һәлак булганына ачынып.
Теге авылга барып җитеп, Салиханың әйткәннәре хак булуны үз күзләре белән күргәч, Фагыйләнең йөрәк ярасы кабаттан ачылгандай тоелды. Аның ире дә, кайнанасы да, иренең сеңлесе дә исән! Машина һәлакәте бөтенләй дә булмаган икән! Шатланыргамы хәзер, шатланмаскамы мондый хәбәргә? Никадәрле хәсрәтләнде, сагыш-моңга бирелде, ирен сагынып, күпме йокысыз төннәр уздырды ул. Инде аны кычкыртып алдаганнары ачыкланды. Күзгә күренеп картайды, кулыннан эш төште Фагыйләнең. "Мин сине яратмыйм, шуңа күрә бергә яши алмыйбыз”,-дип гади генә итеп аңлатып китсә ни була иде Фәриткә. Нәрсәгә кирәк иде аңа мондый очсыз спектакль уйнарга? Әйе, нык үпкәләде ул Фәриткә.
Тиздән ишектә Фәрит үзе дә күренде. Фагыйләдән аны гафу итүен сорады ул. Гаф итә аламы соң аны Фагыйлә?! Изге Рамазан аенда үзен алдаган кешегә ышана алырмы ул? Хәер, монысын вакыт күрсәтер. Тешләрен кысып булса да – түзде, авызы тулы кан булса да – төкермәде. Мәгәр Фәритне кире борып чыгарырга үзендә көч тапмады. Тик инде элекке хисләр сүнгән, кабер салкынлыгы иде аларның арасында. Аннары Фагыйләнең бик тә үзен ни өчен шулай алдауларын беләсе килде.
Кайнанасы Зөлхәбирә уйлап чыгарган нәрсә булган ул. Башта ук өнәмәгән иде ул улы Фәрит белән Фагыйләнең кавышуын. Балалары булачак дигән хәбәрне дә Зөлхәбирә ут йотып каршылады. Ничек тә аның Фагыйләдән котыласы килә иде. Улы Фәрит боламык булып чыкты. Тыңламады әнисен. Бу авылдан күчеп китәргә риза булмады. Менә шуңа күрә аңа юл һәлакәтен уйлап чыгарырга туры килде.
Үзен мәсхәрә кылу дип кабул итсә дә, Фагыйлә бу гауганы да йотарга булды. Дөресрәге, ул аны Аллаһының чираттагы сынавы дип кабул итте. Әмма Хак Тәгаләнең чын имтиханы әле алдарак булган икән.
Фәрит беркәнне чынлап та юл һәлакәтенә очрады. Аның умыртка баганасы сынган, башка әгъзаларына да зыян килгән иде. Казанга алып китеп, операция ясадылар. Барыбер хәле җиңеләймәде. Реанимациядә ята. Табиблар үзләре дә ышанмыйлар аның кабаттан рәтләнеп китүенә. Ә Фагыйлә хәзер аңа битараф. Ник дигәндә, йөрәк яралары әле һаман төзәлеп җитмәде. Шулай да ул авыру иренең хәлен белергә дип, Республика клиника хастаханәсенә барды. Фәритнең хәле аз гына җиңеләйгән һәм аны бер палатага чыгарганнар. Менә аның күзләре иренең ялварулы күзләре белән очрашты. Кызганып куйды ул аны. Алар бернәрсә дә сөйләшә алмадылар. Фәритнең хәле сөйләшерлек түгел иде. Ул тизрәк хастаханәдән чыгып китәргә ашыкты. Телефоннан шалтыратып, Фагыйләгә кайнанасы Зөлхәбирәнең дә, иренең сеңлесе Лилиянең дә кинәт чирләп китүләрен хәбәр иттеләр. Куанмады ул мондый хәбәргә. Рәнҗерлеге бик булса да, үзегез теләп алган фаҗигагә төштегез дип уйланса да, каргышы төшүдән курыкты. Бары тик Аллаһыдан үзенә һәм якыннарына сабырлык теләде.
Шунда келт итеп, Фагыйләнең башына балачакта укыган бер мәзәк исенә төште. Авылда бер ялганчы кеше булган икән. Беркөнне ул төнлә торган да: "Авылга бүреләр килгән”,-дип оран салган. Йоклап яткан кешеләр сикереп торып, төрлесе төрлечә коралланып, теге ерткычларны каршы алырга әзерләнгәннәр. Шунда бу бәндәнең аларны алдалавы мәгълүм булган. Кешеләр бу бәндәне сүгә-сүгә яңадан йокларга ятканнар. Ә беркөнне чынлап та авылга бүреләр килгән. Алар беренче эш итеп авылның кырыенда яшәгән теге кешенең сарыкларына ябырылган. Бу ялганчы адәм башкаларны ярдәмгә чакырып кычкыра башлаган, тик инде аңа булышырга берәү дә килмәгән. "Кешеләрнең ышанычын бер югалтсаң, шулай була шул ул”,-дип уйлады Фагыйлә, көзге юлдан өенә таба атлап. Ялгыз үсеп утыручы бер агач яныннан узганда, аның алдына бер сары һәм бер яшел яфрак өзелеп төште. Кояшлы көн иде бу. Шулчагында ул гел генә кайгырып яшәргә кирәкмәгәнлеге, болытлы көннәрдән соң, ялт итеп кояш чыгарга мөмкин булуы турында уйланды. Авылдагы эчкечелекнең, алдау-ялганнарның динсезлегебез нәтиҗәсе булуын аңлады.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Фото язманы бизәү өчен алынды

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе