
1992 елның 21 мартында үткәрелгән Татарстан дәүләт бәйсезлеге турындагы референдумның 23 еллыгы үткәрелде. Митингка татар өчен, аның киләчәге өчен җан атып йөрүче фидакарь милләттәшләребез җыелган иде. Алар янып-көеп тел, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге югалтуларны әрнеп сөйләделәр.
Әйе, референдумга әзерлек, аны үткәрү көннәре, әле булса, исебездән чыкмый. Референдумда мөстәкыйльлек өчен сайлап чыккач, Ирек мәйданына юл алдык. Анда барсак, бер ханым “Әпипә”не уйнап утыра. Шул мизгелләрдә ул тирәләрдән узып баручылар, рухи күтәренкелекне тоеп-сизеп, аңа кушылып, биеп китәләр иде. Ул ханымның рухы шат булсын инде, ул байтак еллар элек бакыйлыкка күчте.
Бер ир-ат безне дә биергә чакырды, биедек. Карасак, ул көнне Татарстанны истә калдыру өчен дип килгән Италия иленең телевидениесе вәкилләре бар иде. Никадәрле шатлык иде безнең өчен! Чөнки без Референдумда җиңдек! Әмма ул җиңү әкренләп сүнә барды, төссезләнде. Югыйсә, безнең ул сайлау – референдумга Америкадан, Европа илләреннән килгән күпсанлы күзтүчеләр ярдәмендә уздырылган иде. Хакыйкый һәм дөрес иде. Әмма илебездә кеше хокуклары бозыла шул. Татарстан һәрчак алдынгы төбәк булып саналса да. Ул акыл һәм гамәл алдынгылыгы белән башкалардан аерылып тора.
Митингта кабул ителгән резолюциядә Татарстан җитәкчелегенә яңа Шартнамә әзерләү мөһимлеге дә әйтелде. Бәхетле киләчәгебезгә ышаныч-өмет сүнмәсен иде.
Бер шагыйрь әйтмешли,
Ышаныч – өметнең дулкыны,
Күңелләрдә яши һаманда.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе