XXIV Татар яшьләре көне делегатлары Илдар хәзрәт Баязитовка күлмәк һәм Рәхмәт хаты тапшырды

Башкалабыз Казаннан 30 чакрым ераклыктагы “Идел” яшьләр үзәгендә XXIV Татар яшьләре көненең ябылу тантанасы...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 30

Башкалабыз Казаннан 30 чакрым ераклыктагы “Идел” яшьләр үзәгендә XXIV Татар яшьләре көненең ябылу тантанасы уздырылды, дип хәбәр итте фестивальнең матбугат хезмәткәре.

Биредә делегатлар Татар яшьләре көнен үткәрүче баш оештыручының - “Идел” яшьләр үзәге барлыкка килүнең унбиш еллыгын да билгеләп уздылар. Татар милли-мәдәни федераль автономия рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов 2015 елда узачак Татар яшьләре көненең юбилеена әзерләнүгә старт бирде.

Быелның 22 июнендә башланган Татар яшьләре көннәрендә Россиянең 30 төбәгеннән 150 делегат катнашты.

Фестиваль вакытында тарих, тел белеме, мәдәният, журналистлык һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырылды. Делегатлар газета нәшер иттеләр, радиотапшырулар һәм телесюжетлар әзерләделәр. Татарстан Фәннәр Академиясенең президенты Мәгъзум Сәлахов, Татарстан ФАнең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов һәм башка танылган затлар белән очрашулар үткәрелде.

Яшьләр җыены делегатлары шулай ук Казандагы “Ярдәм” мәчетен һәм аның каршындагы күрмәүчеләр үзәген карады, гыйбадәтханәнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов белән очраштылар. Ул исә делегатларга социаль проектлар турында сөйләде һәм аларны җәмгыятькә файдалы кешеләр булырга чакырды.

“Идел” яшьләр үзәге хезмәткәрләре яшьләр проектларын тормышка ашыруда актив булышкан өчен Илдар хәзрәткә күлмәк һәм “Рәхмәт хаты”н тапшырдылар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе