
5 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында XI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы булды.
Иң элек фестивальның мәртәбәле кунаклары кызыл келәм буйлап, аларны сәламләп килгән кино сәнгатен яратучыларга елмаюларын бүләк итеп, тантаналы узды. Алар арасында Кирилл Плетнев, Александр Михайлов кебек танылган актерлар, киносценарийлар авторы Одельша Агишев, режиссер һәм актер Рөстәм Сәгъдуллаев, кинорежиссер Эльер Ишмөхәммәтов, актриса, быелгы кинофестивальның жюри әгъзасы Мирдза Мартинсоне һ.б. танылган шәхесләр бар иде.
Фестиваль ачу тантанасын җырчы һәм актер Алексей Воробьев алып барды. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: Алексейның "Папа" кыска метражлы фильмы белән фестивальда режиссер буларак катнаша. Аның белән тантананада К.Тинчурин Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, быелгы фестивальне ябучы "Ак чәчәкләр" кинокартинасында төшкән Резеда Сәлахова хезмәттәшлек итте.
Быел кинофестивальда җиңүчеләргә тапшырыла торган сынга конкурс оештырылган иде. XI фестивальда, элекккеге еллардагыча, 10 номинация билгеләнгән. Анда җиңүчеләргә Сөембикә манарасын кабатлаган сын бүләк ителәчәк. Әлеге сыннарны тамашачыларга да күрсәттеләр. Чарада катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: "Бу фестиваль инде традициягә әйләнде һәм әлеге ышаныч безнең өчен зур мәртәбә. Без бу бөек миссиянең җаваплылыгын тоябыз. XXI гасыр башында барлыкка килгән фестиваль күп милләтле илдә, Татарстанда 11 нче тапкыр рәттән бик оешкан төстә үткәрелә. Елдан-ел анда катнашучылар, тәкъдим ителгән фильмнарның саны арта бара, - диде һәм тантанага килүчеләрне сәламләде. - Фестивальга тәкъдим ителгән илләрдә яшәүче мөселман халкын, аларның матур традициялрен, толерантлыкларын, күңелләрендәге сабырлык, Җир шарында яшәүчеләр өчен йөрәкләрен һәм күңелләрен ачкан тынычлыкка өндәүче диннәре белән күрсәтүнең зур җаваплылык икәнен тоябыз. Фестивальдә катнашучылар, аңа килүчеләр фестиваль аша киноның дәрәҗәсен үстерү, фильмнар аша дөнья буйлап яхшылык тарату ышанычы һәм теләге белән килгәннәренә инанам", - диде, һәм Сергей Лаврентьев, Владимир Меньшов кебек танылган шәхесләрнең әлеге тантанада булуларына һәм кинематографиядә танылган кешеләрнең Казанга килүләренә шат булуын әйтте. Парламент җитәкчесе мөселман киносы фестивален 2013 елда Казанда уздырылган Универсиада, быел үткәрелгән Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, алда үткәреләчәк футбол буенча дөнья чемпионаты белән бер дәрәҗәдә дип атады.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның сәламләвен тамашачыларга җиткерде. "Бүген Татарстан башкаласы - бөтендөнья спорт ярышларын уздыру урыны гына түгел, ә халыкара кинохәрәкәт үзәге дә. Казан Халыкара мөселман киносы фестивале республикада 11 нче тапкыр үткәрелә һәм елдан-ел аның популярлыгы арта. Фестивальның конкурс программасы бай булуы, танылган актерлар һәм режиссерларның анда катнашуы моны исбат итә. Үзенең девизы ярдәмендә ул гуманлы кино фестивале буларак танылу алды һәм заманча, тиз үсештә булган Татарстанның визит карточкасына әйләнде. Әлеге фестивальны озын иҗадый юл көтүенә ышанам. Бу бездән, фестивальне оештыручылардан да тора" - диелгән иде анда.
"Хөрмәтле дин кардәшләрем! Минем өчен сезнең каршыда басып тору һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивале президенты, Россия мөфтиләр шурасы рәисе һәм РФ мөселманнары Диния нәзарте мөфтие, шәех Равил Гайнетдинның сәламләвен сезгә җиткерү зур дәрәҗә,- диде тантанада катнашкан Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте җитәкчесе Рушан Аббәсов һәм Равил Гайнетдинның сәламләвен тамашачыларга җиткерде. "Россия - мөселманнар саны ягыннан иң күп булган Евразия дәүләте. Татарстанның төрле милләт вәкилләре арасында дуслык, күршелек мөнәсәбтләренең нык булу үрнәге булуы белән без горурланабыз. Казанда барлыкка килгән һәм ел саен сентябрь аенда уздырыла торган фестиваль төрле илләрдән вәкилләр җыя һәм кинофильмнар аша ислам һәм мөселманнар хакында Россиядә һәм дөньяда объектив фикер йөртүгә өтәргеч бирә", - диелгән анда һәм тынычлык теләнелгән.
Тантананы алып баручылар РФ мәдәният министры Владимир Мединскийның сәләмләвен дә яңгыратты. "Татарстан башкаласының 1000 еллыгында барлыкка килгән фестиваль елдан-ел тамашачыларның күңелен ныграк яулый һәм үзебездә генә түгел, дөньякүләм кино сәнгатендә дә үз позицияләрен ныгыта. Исламның асылын ачып, фестиваль рухи, әхлакый кыйммәтләрне халыкка җиткерә. Россиядә үзенчәлекле мәдәни традицияләр бар һәм анда традицион диннәр күп гасырлар буе янәшә яши. Татарстанның христиан диненең мөселман дөньясы белән үзара бердәм яшәү үзәге булуда роле искиткеч зур", - дип юллаган министр һәм фестивальга уңышлар теләгән.
Бу кичне сәхнәдә танылган актерлар да чыгыш ясады. "Мин - хәрби темалы кинода эз калдырган буын вәкилләренең берсе. Минем сезгә, барлык Татарстан халкына чиста кояш нурларын, яхшы кәеф һәм сезнең беркайчан да ул сугышны күрмәвегезне телим. Барлык ветераннарга да дан һәм хөрмәт!" - диде "В бой идут одни старики" фильмы герое Рөстәм Сәгъдуллаев. Аның артыннан сәхнәгә чыккан Кирил Плетнев Казанда беренче тапкыр булуын әйтте һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүдә бердәмлекнең өлеше зур булуын ассызыклады. "Әйдәгез, бердәм булыйк!" - дип өндәде ул тамашачыларны. Александр Михайлов та үз чыгышында тынычлыкка өндәп, бердәм булырга чакырды. "Әгәр син маңкорт түгел икән, үз тамырларыңны онытмаска тиеш. Кешене хайваннан хәтер аера", - диде ул фестиваль ачылу тантанасында һәм сугыш темасына җыр башкарды. Борис Клюев исә Александр Блок, Сергей Есенинның шигырьлерен сөйләде. Алексей Воробьев та гармун белән җыр башкарды. Беренче җыр казакъ җыры булса, икенчесе татарның "Эх, алмагачлары!" җырыннан өзек иде.
Тантана Татарстан артистлары чыгышлары белән дә үрелеп барды. Тамашачылар алдында Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов һ.б. җырчылар, иҗат төркемнәре чыгыш ясады.
Тамашачыларны фестивальның жюри әгъзалары белән дә таныштырдылар. Быел кинокартиналарга бәя бирүче жюригә Владимир Меньшов рәислек итәчәк. Шулай ук жюри составында Эльер Ишмөхәммәтов, Рәшит Ногъманов, Илдар Ягафаров, Мирдза Мартинсоне да бар. Аларга татар халкының милли баш киемнәре - түбәтәй һәм калфак бүләк ителде.
Искәртеп узабыз: әлеге кинофестиваль Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уздырыла. Аның девизы - "Мәдәниятләр аралашуы аша - мәдәниятле диалогка". Казан халыкара мөселман киносы фестивале Россия, ерак һәм якын мөселман илләре, мәдәният-сәнгать эшлеклеләренең үзара тәҗрибә уртаклашуы, бөтендөнья кинематографистларының иҗади казанышларын халыкка күрсәтү максаты белән үткәрелә. Бәйге программасына гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм мәдәни гореф-гадәтләрне чагылдырган, авторның нинди диндә булуына карамастан, аның тыныч тормыш, диннәргә тигез караш һәм гуманлылык идеяләрен алга сөргән фильмнары сайлап алына. Быелгы фестивальга 52 илдән 700 дән артык кинокартина юлланган булган. Шуларның 51е конкурс программасына кергән дип хәбәр итте "Татар-информ".