Владивостокта "Казан" мәчетенә нигез ташы салынды

Приморье краеның Владивосток шәһәрендә "Казан" мәчетенә нигез ташы салынды. Тантаналы чарада Татарстан ппрезиденты Рөстәм Миңнеханов белән Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин катнашты.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 02
Приморье краеның Владивосток шәһәрендә "Казан" мәчетенә нигез ташы салынды. Тантаналы чарада Татарстан ппрезиденты Рөстәм Миңнеханов белән Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин катнашты.

Мәчет ташы салуга шулай ук Приморье өлкәсенең вице-губернаторы Ирина Василькова, Приморье өлкәсе мөфтие имам Абдулла Ишмөхәммәтов һәм башкалар килде, дип хәбәр итә татар-информ.

Ирина Василькова сүзләре буенча, бу көн Приморье өлкәсендә яшәүче татарлар һәм башкортлар өчен үзенчәлекле. “Мин бу көннең безнең өчен һәрвакыт үзара тирән ихтирам, толерантлык, бөек ватаныбызда яшәүче халыкларның үзара аңлашу символы булуын телим. Мин бу көннең һәрвакытта да мәдәният һәм традицияләрнең төрлелеге, Россиянең барлык халыкларының рухи берлеге символы булып калуын телим ”, - дип билгеләде И.Василькова.

Рөстәм Миңнеахнов бүген Владивостокта бер үк вакытта ике җитди чара: мәчет нигезенә беренче таш салу һәм федераль Сабантуй - булуын искәртте.
“Бер ел элек без моның турында хыяллана идек, ә бүген бу тормышка ашты”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов булачак Казан мәчетенә дип, барлык мөселманнарның изге китабын – Коръән тапшырды, дип яза татар-информ.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин шулай ук барлык Приморье мөселманнарын бу әһәмиятле вакыйга белән котлады.

Имам Абдулла Ишмөхәммәтов сүзләренчә, Владивосток халкы, барлык Приморье өлкәсе мөселманнары өчен бу - әһәмиятле вакыйга, чөнки алар аны 15 елдан артык көткән.
Билгеләп үтик, хәзерге вакытта шәһәрдә бер мәчет тә юк, бары тик гыйбадәтханә генә бар.

Шуны да искәртеп узыйк, крайның Находка шәһәрендә мәчет эшли. Ул шәһәрнең иң матур җиренә - Япон диңгезе буендагы Аккош тавына (сопкасына) урнашкан.Россиядә беренче азан да шушы мәчеттә яңгырый.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе