
Шикләнелүчеләр бүген иртән Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР буенча Куркынычсызлык хезмәте бүлекчәләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә тоткарланган.
Кулга алынучылар арасында “Идел-Хаҗ” компаниясе директорлары советы рәисе, 57 яшьлек Рөстәм Гатауллин, “Вакыф” мәхәлләсе җитәкчесе, Казанда яшәүче 39 яшьлек Морат Галиев, Биектау районында яшәүче 41 яшьлек Айрат Шакиров һәм Лаеш районында яшәүче 31 яшьлек Азат Гайнетдинов бар.
Бүген тикшерүче судның аларны сак астына ябуын кайгыртачак.
Тимер Сәгыйтов