Вәлиулла Якуповны атып үтерделәр, Илдус Фәизгә һөҗүм булды

Бүген иртәнге унда Вәлиулла хәзрәт Якуповны атып үтерделәр, мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм иттеләр.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 19
Бүген иртәнге 10да Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуповны өеннән чыкканда атып үтерделәр. Шул ук вакытта Татарстан мөфтие Илдус Фәиз машинасын шартлатканнар. Хәзер мөфти Илдус Фәиз хастаханәдә. Мөфтинең гомеренә хәзер куркыныч янамый, дип хәбәр итә Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов.

Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында туа. Беренче класста Дмитриевкада укый. Соңыннан Бирск шәһәренең 4 нче мәктәбендә укуын дәвам итә һәм аны 1981 нче елда тәмамлый. Шул ук елда С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтына укырга керә. Аны 1987 елда «Электрохимик җитештерү технологиясе» белгечлеге буенча инженер химик-технолог квалификациясе белән тәмамлый. Соңыннан институтта эшли, аспирантурада укый, КДУ ның тарих факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. 1990 елның 29 ноябрендә «Иман» Ислам мәдәнияте яшьләр мәркәзенең рәисе итеп сайлана. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1992 елның 6 ноябрендә Казан шәһәренең Апанай мәчетенең имам-хатыйбы итеп сайлана. 1993 елдан алып 1996 елның ноябренә кадәр «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсенең ректоры була.

1995 елның гыйнваренда республика мөселманнары корылтаенда ТРМДН Президиумы әгъзасы итеп сайлана. 1995 елның мартыннан Гарәп-инглиз колледжының директоры булып тора. 1996 елның маенда Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе урынбасары булып сайлана. 1997 елда «Таныш булыгыз: Ислам» телетапшыруының режиссеры була. 1997 елда ТМДН рәисе урынбасары итеп билгеләнә (шәһадәтнамә №133, 3 декабрь, 1997 ел). 1998 елның 14 февралендә Татарстан мөселманнарының берләштерү корылтаенда мөфтинең Беренче урынбасары — Вакыфлар рәисе итеп сайлана. Бу вазыйфага 2002 һәм 2006 ел корылтайларында кабаттан сайлана (2008 елның апрелендә ТҖМДН Пленумы карары белән вәкаләтләре туктатыла, дәүләт структуралары белән элемтәләр буенча мөфти урынбасары вазыйфасына күчерелә). ТР Журналистлар союзы әгъзасы. Запастагы лейтенант. «Иман» нәшрияты директоры (1000 артык исемдә мөселман китаплары басылды), дини басмаларның шеф-редакторы: «Иман» газетасы, 1992 елның 28 августында теркәлгән, «Вера» газетасы, 1993 елның 15 октябрендә теркәлгән, «Иман нуры» журналы, 1993 елның 15 октябрендә теркәлгән, «Мусульманский мир» журналы, 1998 елның 10 мартында теркәлгән, «Мөселман календаре» еллык басмасы, 1995 елның 17 маенда теркәлгән.

2003 елда РФ президенты каршындагы дәүләт хезмәте Россия академиясендә «РФ дәүләт хакимияте федераль органнары эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү» темасы буенча квалификациясен арттырды. 2004 елда «Сәясәт теориясе, сәясәт фәненең тарихы һәм методологиясе (тарих фәннәре буенча)» белгечлеге буенча «ХХ гасырның 90 елларында Татарстанда дәүләт-конфессияләр мөнәсәбәтләрендә Ислам компоненты (тарихи-сәяси анализ)» кандидатлык диссертациясен яклады. 30 дан артык китап авторы. 2007-2008 елларда ТР буенча Федераль теркәү хезмәтенең җәмәгатьчелек белән бәйләнеш һәм эшмәкәр булмаган оешмаларны дәүләт теркәве өлкәсендә башкарылучы чаралар турында информация бирү Комиссиясе әгъзасы булып торды. РФ МИДының мөселман оешмалары белән бәйләнеше буенча Консультатив советы әгъзасы.

2008 елдан бирле ТР Иҗтимагый Палатасы әгъзасы. 2009 елның апреленнән РФ Юстиция министрлыгы каршындагы дәүләт дини экспертизасы үткәрү буенча Эксперт советы рәисе урынбасары булып тора. 2003 елда ТҖМДН Рәхмәт хаты белән, 2005 елда Казанның 1000-еллыгы медале белән, 2008 елда ТР Президентының Рәхмәт хаты белән, 2008 елда РМШның II дәрәҗәле «Әл-фәхер» ордены белән, 2008 елда РФ Хөкүмәте каршындагы РХҮнең «РФ гражданнарын патриотик тәрбияләүдә актив эшчәнлеге өчен» хөрмәт билгесе белән, 2010 елның февралендә ТҖМДН “Халыкка хезмәт өчен” медале белән, 2010 елның ноябрендә ТР Мәдәният министралыгының “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.

Урының җәннәттә булсын, Вәлиулла хәзрәт!

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе