Урыс телен өйрәнүдә илнең 89 субъекты арасында, Татарстан - дүртенче урында

“Урыс теле – Русия Федерациясе халыкларының илкүләм байлыгы" исемле бәйгедә дистәләрчә мең русияле катнашты.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 07
"Урыс теле – Русия Федерациясе халыкларының илкүләм байлыгы" исемле бәйгедә дистәләрчә мең русияле катнашты. Ун номинациянең иң популяры - "Урыс теле белгече” дигәне.

"Урыс теле белгече” номинациясендә баш эксперт, Мәскәү дәүләт һуманитар университетының урыс теле кафедрасы мөдире, профессор Наталья Ковалева әйтүенчә, быел беренче тапкыр үткәрелгән бу бәйгедә иң актив катнашучы төбәкләр Татарстан, Краснодар крае, Ульян һәм Волгоград өлкәләре, Мәскәү шәһәре булган.

Татарстан укучылары ”Урыс теле белгече” номинациясендә хәтта Русия башкаласы Мәскәүне дә шактый артта калдырып, дүртенче урынга чыккан. Беренче урында - Волгоград өлкәсе. Аннан соң Краснодар крае белән Ростов өлкәсе килә.

Шулай итеп, Татарстан урыслары мәктәпләрдә балаларга татар телен укыту урыс телен өйрәнүгә зыян китерә дип ризасызлык чаралары оештырып килгәндә, Русиякүләм бәйге республикада урыс теленең башка төбәкләрдәгедән ныграк укытылуын күрсәтте.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән, Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт һуманитар университеты оештырган бәйгенең беренче туры интернетта 20 февральдән 20 майга кадәр узды. Анда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 500 кеше Мәскәүгә чакырылып, 3-6 июльдә икенче турда катнашты.

Урыс теленә багышланган мондый бәйге-фестивальләр киләчәктә һәр ел саен оештырылачак дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе