
Татарстанның Хезмәт министрлыгы хәбәр итүенчә, 2015 елның 17, 18, 19 июль көннәрендә ял итәбез.
“Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында” дигән Законы нигезендә Ураза бәйрәме бәйрәм көне булып санала.
Ураза бәйрәмен үткәрү көне Татарстан Президентының Указы нигезендә билгеләнә. 2015 елда Ураза гаете 17 июльдә уздырыла дип хәбәр итте “Татар-информ”.