Ураза бәйрәме уңаеннан оештырыла торган чара Г.Камал театры каршындагы мәйданда узачак

9 августта Ураза бәйрәме уңаеннан оештырыла торган чараның Г.Камал театры каршындагы мәйданда узачагы билгеле булды.

БӘЙЛЕ
2013 Июл 25
9 августта Ураза бәйрәме уңаеннан оештырыла торган чараның Г.Камал театры каршындагы мәйданда узачагы билгеле булды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Без Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае тәмамлану нисбәтеннән зур күләмле чара уздырачагын, анда нәшидләр (мөнәҗәтләр) башкаручы Сами Йосыфның киләчәген хәбәр иткән идек инде.

Сами Йосыф - Британиянең танылган мөселман артисты, композитор. Сами Йосыф Россиядә беренче тапкыр чыгыш ясый.

Бәйрәм концерты "Рамазан-изге гамәлләр ае” акциясенә йомгак ясау булып та тора. Чарада Татарстаннан "Нәшидул-Ислам” төркеме, Ильяс Халиков дини җырлар башкарачак. Шулай ук дин әһелләре вәгазьләр сөйләячәк.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе