Ул көннәрем искә төшсәме?

Сүзләрнең кыйммәтлесе – заманнар үтү белән онытылмый торганы.
Гыйбрәтле сүзләрдән.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 27

Сүзләрнең кыйммәтлесе – заманнар үтү белән онытылмый торганы.
Гыйбрәтле сүзләрдән.


Казаныбызның 1000 еллыгына әзерләнүдә бөтен галим-голәмә һәрберсе үз юнәлешендәге эзләнүләргә “чумды”. Эзләнү, казу эшләре, тарихи чыганакларны барлау, борынгы мирасны җентекләп өйрәнү юнәлешендә эш кайнады.

Шундый көннәрдә миңа бер төш керде. “Кол Шәриф” мәчете иңкүлегендәге ямь-яшел үзәнлекне күрдем. Уяндым да уйланып ятам. Андагы корылма артык, аны алдырырга кирәк, дигән хикмәтле фикергә килеп, берничә көн уйланып йөрдәм. “Раки” сыраханәсе янына барып, аның тирәсендә уйлана-уйлана, берничә кат әйләндем. Чынлап та, Раббыбызның хикмәте булган икән ул. Тәнгә, йөрәккә “ут капты”. Фикердәшләремә уйларымны әйттем. Сыраханәне алдыру, чынлап та, мөһим, катлаулы һәм җаваплы эш иде.

Аллаһының рәхмәте һәм ярдәме белән хәерле уйларга чумып, ул вакыттагы Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиевка мөселман хатын-кызлары исеменнән хат яздык. Аңа остазым Рәшидә абыстай Исхакый да кул куйды. Хатны үзем илттем. Бер атна вакыт үтте дигәндә, бу мәсьәлә хәл ителде.

Сыраханә янына киттем. Аны сүтү эшләре башланды. Мин аңа барып йөрдем. Бер көнне сыраханә торган урынга 6 мәртәбә барырга туры килде. Аллага шөкер, сыраханәне алдырдык. Соңгы көннәрдә ул тирәдәге җимереклекне бетереп, ямь-яшел чирәм җәйделәр. Төшемдә күргән яшеллек иде иде бу.

Бәйрәм килеп җитте. Казанның 1000 еллыгына (2005 ел) күп илләрдән кунаклар килде. Автобусларыннан төшеп, шушы чирәмлектән үтеп, алар бәйрәм булачак урынга – Пирамидага үттеләр. Мин аларны акылым белән каршылап озаттым да, төшемдә күргән яшел үзәнлеккә авып, елый-елый шөкер намазымны укыдым. Мин үземне дөньяның иң бәхетле кешесе итеп тойдым ул чагында! Аллага шөкер!

Ул көннәр искә төшсәме? Чиксез шатланып һәм сөенеп куям үз максатыма ирешкәнемә! Һәм Раббыбызга, ул вакыттагы мөхтәрәм Президентыбыз Минтимер Шәймиевка, башкаларга чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе