Уфа - Казан көрәше "Ак Барс" файдасына тәмамланды

“Ак Барс” яңа 2013 елда беренче уенда Уфаның “Салават Юлаев” такымын кабул итте. Уфа-Казан ярышы зарыгып көтелсә дә, чын көрәш килеп чыкмады.

БӘЙЛЕ
2013 Янв 09
"Ак Барс” яңа 2013 елда беренче уенда Уфаның "Салават Юлаев” такымын кабул итте. Уфа-Казан ярышы зарыгып көтелсә дә, чын көрәш килеп чыкмады. Казанлылар Уфа хоккейчыларын 9:3 исәбе белән тар-мар итте.


Уен башланыр алдыннан "Татнефть-Арена” кассаларында чиратлар хасил булды. Казанда спорт уеннарына ихтыяҗ кимүе турында язган идек, ләкин бу уен көнендә билет алырга теләүчеләр саны шактый булып чыкты. Бу дербиның шаһиты булып өчен Уфадан 200ләп җанатар килде. Алар бернинди куркусыз "Ак Барс” җанатарлары белән көлешеп-гапләшеп тордылар. Еллар буе килгән көндәшлек булмаган да диярсең.

"Ак Барс” эшне озакка сузмыйча, "СЮ” капкасына таба ыргылды. Уфалылар мондый һөҗүмгә әзерләнмәгән булса кирәк, чөнки казаннарның тизлеге артыннан куып тота алмыйча интектеләр. Кабатланып торган һөҗүмнәрдән соң, Янне Песонен алканы кунаклар капкасына кертеп куйды. Озак та үтми "СЮ” капкачы Ииро Таркки алканы янә күз уңыннан ычкындыра. Бу очракта Алексей Морозов тырышкан. Шуннан Кирилл Петров та бу уенда үз үзен калдырды. Яшь һәм җитез Петров капканың артыннан әйләнеп, алканы тиешле урынга урнаштырды. Уенның 12нче минутында ук "Ак Барс” 3:0 исәбе белән җиңеп бара иде. Алда тагын берәрне өстәп куюлары ихтимал иде, ләкин уфалыларның яңа тренеры Владимир Юрзинов вакытында тайм-аут алып өлгерде. Уенчыларның ял итүе "СЮ” файдасына булды, беренче өлештә әллә ни кызык эпизодлар күзәтелмәде.

Уенның икенче өлешен Уфа хоккейчылары уңышлы башлады. Икенче минутта "СЮ”ның чех сакчысы Мирослав Блатяк бозның зәңгәр сызыгыннан алканы туп-туры капкага җибәрде. Уенга бераз интрига өстәлде.

Ләкин бу алка Казан хоккейчыларының ачуларын гына чыгарды булса кирәк. "Ак Барс” һөҗүмнәрне арттыруны дәвам итте һәм нәтиҗәдә "Салават Юлаев” капкасына бер-бер артлы 4 алка керде. Шушы 4 алканың берсен хөкемдарлар хәтта күрмичә дә калдылар, чөнки Нико Капанен шулкадәр көчле сукты ки, алка капкага керде дә һәм чыгып та китте. Соңныннан видеоязма ярдәме белән генә алканың капкада "кунак” булганы ачыкланды.

Исәп 7:1 булса да, "СЮ”ның баш тренеры Владимир Юрзинов капкачыны алыштырырга ашыкмады. Моның сәбәбе алмашта утыручы тәҗрибәсез Никита Арютин булуы белән аңлатыладыр. Ә менә "Ак Барс” тренеры Валерий Белов яхшы уйнаган Константин Барулинны алмаштыра һәм капкага Эмиль Гариповны чыгара.

Өченче өлештә "Ак Барс” тагын ике алка кертте, ләкин уфалылар да калышмый, хуҗаларның ике алкасына "СЮ” та ике алка белән җавап бирде. Исәп – 9:3. Казаннар өчен шатлык, ә Уфа өчен уйланырлык сәбәп. "СЮ” такымына яңа тренер – Владимир Юрзинов килгәч, уенда әллә ни үзгәреш сизелми. Башкорстан җитәкчелегенең спортка игътибары кимегән дигән сүзләр дә йөри. Ни өчен дигәндә, быелгы сезонда күнегелгән "Салават Юлаев” үзенең дәрәҗәсенә туры килерлек уен күрсәтми дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе