
Драматург Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча “Татар мультфильм» берләшмәсе “Халык мультфильмы” проектын “Мир” кинотеатрында тәкъдим иткән.
Үзем яратып укый торган “Ватаным Татарстан” газетасының 23 гыйнвар санын укып, гаҗәпкә калдым. “Ил агасы хәтта үлемне дә чигерә ала, имеш, Әҗәлне дә уйланырга мәҗбүр итә”. Йә, Раббым, моны әйткән, моны язганнарның иманы түбәннәрдән түбән, зәгыйфьләрдән дә зәгыйфь икән. Иман нигезләренә каршы кизәнү, селтәнү ич бу. Үзен мөэмин-мөселман дип санаган кеше болай эшли аламы? Мультфильм оештыручыларга нәрсәгә селтәнгәнегезне беләсезме, фикерлисезме, аңлыйсызмы, дип дәшәбез без.
Иман – ул күңелең (калебең) белән хак юлда икәнеңә ышанып, ышанганыңны телең белән әйтү дигәнне аңлата. Ислам дине буенча иманның җиде нигезе бар. Иманның нигезләре:
1.Аллаһы Тәгаләгә иман китерү;
2.Аның фәрештәләренә;
3.Китапларына;
4.Пәйгамбәрләренә;
5.Ахирәт көненә;
6.Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән икәнлегенә иман китерү;
7.Үлгәннән соң янәдән терелүгә иман китерү.
Бу мультфильмны дөньяга чыгару түгел, хәтта бу хакта уйлану да куркынычлы, хәвефле. Татарстанга, милләт нигезенә, үсеп килүче самими балалар күңеленә кислота сибү белән бер бит бу! Мультфильм ясаганчы, башта ул кешеләргә динебез нигезләрен яхшылап өйрәнәсе иде бит. Ә бу мультфильм хәттин ашкан зыянлы, ул татар җанын кимерә, аны упкынга илтә. Татар җиренең нигез туфрагына кызган, кара ломны кертмик, кардәшләр. Аннары мультфильм ясау өчен 8 миллион сум акча таләп итүләре – көлке һәм фаҗига. Әллә ул милләтнең буыннар бәйләнешен, шәҗәрәсен, нәсел-ыру җепләрен өзү өчен эшләнәме? Бу фани дөньяда да, ахирәттә дә безнең мөстәкыйль булу өметен сүндерү өчен махсус эшләнүгә охшаган бит бу!
Сәләтле зыялыларга, иҗат кешеләренә әллә язар тема беткәнме?
Уйлан, кардәшем! Уеннан уймак чыкмагае.
Киң җәмәгатьчелек исеменнән, Бөтенроссия мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА (Һәдия), “Ярдәм” мәчете