УЕФА Русия футбол берлеген 150 мең еврога штрафка тартты

Русия җанатарларын расизмда һәм уеннар вакытында пиротехника куллануда гаепләделәр.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 14

Русия җанатарларын расизмда һәм уеннар вакытында пиротехника куллануда гаепләделәр.

УЕФА - Европаның футбол ассоциацияләре берле 11 июнь Марсель шәһәрендә русияле җанатарларның тәртипсезлекләрдә катнашуы сәбәпле, Русия футбол берлеген 150 мең евро штрафка тартты. Аннан да кала, Европа футбол ассоциацияләре берлегендә тагын җанатарлар тәртип бозган очракта, Русия такымы Европа-2016 уеннарыннан тулысынча читләштереләчәк, дип белдерелде. 11 июньдәге хәл өчен Русия такымына вакыты кичектерелгән читләштерү игълан ителде.

Марсельдә Русия һәм Британия җанатарлары бәрелешендә 30дан артык кеше тән җәрәхәте алды, кайберләренең хәле авыр. Марсель прокуратурасында Русиядән махсус өйрәнү узган 150дән артык футбол хулиганы килде дип белдерелде.

Сишәмбе 29 русияленең Европа чемпионаты вакытында тәртип бозу мөмкинлеге сәбәпле, Франциядән чыгарып җибәреләчәге билгеле булды. Алар арасында "Рубин"ның фан-клубы лидеры да бар, дип яза Sntаt.ru.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе