Тукай бүләге Кол Шәриф мәчете архитекторларына бирелә

Тукай бүләге лауреатлары билгеле булды. Премия Кол Шәриф мәчете архитекторларына бирелә.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 24
Тукай бүләге лауреатлары билгеле булды. Премия Кол Шәриф мәчетен иҗат итүче төркемгә - И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбировка тапшырылачак. Бу турыда Татарстанның премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева белдерде.

Калган 13 кандидатка Тукай бүләге быел бирелми. Алар арасында язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Камил Кәримов, җырчы Айдар Фәйзрахманов һәм башкалар бар. Зилә Вәлиева сүзләренчә, иң мөһиме – Тукай премиясенең абруен күтәрү: конкурс шартлары буенча, премиягә җәмгыятьтә танылу яулаган, ватан һәм милли мәдәният үсешенә әһәмиятле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алу ярышында катнаша ала. Әмма соңгы елларда Тукай бүләген чират буенча бирү гадәте башланды.

Татарстаның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Кол Шәриф мәчете безнең тормышыбыз йолдызы ул бүген, моның белән килешмичә булмый, дип саный.

Шулай итеп соңгы 8 ел эчендә Тукай бүләге бер генә кандидатка бирелә һәм бер шагыйрь яки язучыга да тапшырылмый. Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе