Тиздән Тубылда Себер татарларының “Искер җыен” тарихи-мәдәни мирасының халыкара фестивале башлана

7-9 август көннәрендә Тубылда себер татарларының сигезенче тапкыр “Искер җыен” тарихи-мәдәни мирасының халыкара фестивале уздырыла.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 29

7-9 август көннәрендә Тубылда себер татарларының сигезенче тапкыр “Искер җыен” тарихи-мәдәни мирасының халыкара фестивале уздырыла. Чара, традицион рәвештә, Себер ханлыгы башкаласы Искер территориясендә оештырыла. Аны Төмән өлкәсенең “Мирас” татар иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Фестивальнең беренче көнендә “Искернең тарихи язмышы” темасына бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыру күздә тотыла. Анда себер татарларының тарихы, тарихи истәлек-һәйкәлләрне, каберлекләрне саклау һәм мәңгеләштерү юллары һ.б. мәсьәләләр турында чыгышлар булыр дип көтелә. Шулай ук себер татарларының телен саклау мәсьәләсенә дә игътибар биреләчәк. Бу тема Ямалда яшәүче татарларны да борчый. Аерым алганда, Салехард шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтариятының җирле “Ватан” иҗтимагый оешмасы рәистәше Хәсәнә Баязитова чыгышы бу мәсьәләләгә багышлана.

Әлеге оешманың рәисе Луиза Шәмсетдинова, бу төр фестивальләрнең себер татарларының милли традицияләре, мәдәнияте яңарышына этәргеч биреп кенә калмыйча, күп милләтле Россиянең башка халыклары белән якынаюына да ярдәм итә, дигән фикердә.

Фестиваль кысаларында үзешчән коллективлар, башкаручылар, һөнәрчеләр, милли аш-су осталары арасында бәйгеләр уздыру, милли көрәш, ат чабышлары, шулай ук “Уйна, гармун” конкурсы оештыру ниятләнә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе