
Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда законсыз корылмалар булырга тиеш түгел – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга каршы “сугыш” игълан итәргә йөкләмә биргән. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында республика җитәкчесенең әнә шул фәрманын җиткерде һәм профильле министрлык һәм ведомстволар алдында шундый бурыч куйды.
2015 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, 2016 нчы елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышта Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов катнашты.
“Урман эчендә бернәрсә дә халыкның ирекле хәрәкәтенә комачауларга тиеш түгел. Үткәрелгән анализдан күренгәнчә, республика урманнарында тапшырылган документларга тәңгәл килмәгән шактый күп объектлар пәйда булган. Аларның хуҗаларын кисәтеп куям – өч катлы, бассейнлы, өч метрлы фундаментлы йортлар бары тик вакытлыча корылмалар дип акланырга тырышулары барып чыкмаячак”, - диде Илдар Халиков. Ул бу юнәлештә эшчәнлекнең ТР Урман хуҗалыгы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Табигатьне саклау прокуратурасы һәм башка ведомстволар белән берлектә башкарылырга тиешлеген билгеләп узды.
Илдар Халиков әйтүенчә, Шәһәр яны урманчылыгында урман фонды территориясендә законсыз төзелгән корылмаларны сүтү турында 73 суд карары чыгарылган, әмма бүген алар әлегәчә үтәлмәгән. Премьер-министр Урман хуҗалыгы министрлыгына бу юнәлештә эшне кичекмәстән башларга, беренче чиратта, шәһәр яны урман фондында сафка бастырылган законсыз корылмалардан, шулай ук закон бозулар аеруча күп булган урыннардан тотынырга әмер бирде.
“Татар-информ”