Әтнә тракторчысы җир сукалау буенча Россия чемпионатына әзерләнә

Әтнә районының “Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы тракторчысы Ирек Галиев җир сукалау буенча V илкүләм чемпионатка җыена.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 14

Әтнә районының “Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы тракторчысы Ирек Галиев җир сукалау буенча V илкүләм чемпионатка җыена. Ул анда Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак.

Бу хакта Әтнә муниципаль районы сайты хәбәр итә. 18 июньдә Татарстан тракторчысы һәм аны озата баручы инженер Илфар Сәләхов Төмән өлкәсенә юл тотачак.

“Күңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы башлыгы Илнар Галиәхмәтов сүзләренчә, Ирек Галиев Әтнә районының иң алдынгы сукачысы буларак билгеле. Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов “Татар-информ” МА хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, чемпионатта катнашырга лаеклы тракторчыны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан сайлап алганнар.

Ирек Галиев хезмәт күрсәткечләренең югары булуы белән аерылып торган. Механизаторга - 38 яшь. Ул трактор йөртү таныклыгын мәктәптә укыганда алган. Тракторда 20 яшеннән – армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле эшли. Хезмәтем авыр, әмма яратып башкаргач, җиңеләя, ди көн дә иртәнге 3тән эшкә керешүче Ирек Галиев. Беренче тракторы чылбырлы “ДТ-75” булган, икенчесе – “Беларус-1221”. Әлегә икесендә дә эшли: берсендә терлекләргә азык ташыса, икенчесендә җир эшкәртә. Кыр алдынгысының яраткан бәйрәме дә – Сабан туе.

“Чемпионатта җиңәрмен дип өметләнмим. Шулай да, барып, катнашып карыйсы килә. Язгы чорда авылдашларымның бәрәңге бакчаларын сукаладым. Чемпионатка әзерлек һәм төп күнекмә шул булды”, – ди механизатор. Үз гомерендә күпме мәйданда җир эшкәрткәнен төгәл әйтә алмаса да, елына 300 гектар җир сукалаган чаклар булды, дип билгеләп үтте ул. Ачык чемпионат 19-25 июньдә Төмән өлкәсенең Винзили бистәсендә үткәрелә. Чараны “Росагролизинг” АҖ, Төмән өлкәсе Хөкүмәте, “Илкүләм җир сукалау оешмасы” автоном коммерцияле булмаган оешмасы уздыра.

Чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, механизаторларның җир эшкәртү осталыгы буенча ярышта Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә командалар катнашуы көтелә. Бәйге 1952 елдан эшләп килгән Бөтендөнья җир сукалау оешмасы (WPO) кагыйдәләре буенча үткәрелә. Бу оешмага 30дан артык ил керә. Россия аның составына 2008 елда кабул ителгән. Ярышларда төп игътибар туфракны эшкәртү сыйфатын һәм тизлеген бәяләүгә юнәлтелә. Чемпионатка Ирландия, Голландия хөкемдарлары килүе көтелә. Җир сукалау буенча ярышлардан тыш, трактор белән идарә итү осталыгын күрсәтүне күз уңында тоткан “Трактор-шоу” ярышлары да була. Россиянең җир сукалау буенча ачык чемпионатында җиңгән тракторчыга кыйммәтле бүләк тапшыру ниятләнә. Ул җир сукалау буенча Швейцариядә уздырылачак Европа һәм Кениядә үткәреләчәк дөнья чемпионатларында катнашу хокукына да лаек була.

Сүз уңаеннан, Россия чемпионатының “Трактор-шоу” дигән ярышында Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы университетының III курст студенты Алия Якупова да катнашырга җыена. Элек хатын-кызларның бу бәйгедә бөтенләй катнашканы булмаган. Алия университетта сукачылар, эретеп ябыштыручылар арасында үткәрелгән конкурсларда җиңгән. Ул кечкенәдән әтисе һәм абыйлары белән кырда эшләп үскән. Кыз трактор һәм комбайн белән оста идарә итә, волейбол, баскетбол һәм йөзү белән шөгыльләнә дип хәбәр итте "Татар-информ".

Фотода - Ирек Галиев кызы Әминә белән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12
Май 09
Май 09

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга











Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе