Әтнә районындагы Калатауда әүлияләр рухына догалар багышланды

Кичә – 8 июньдә – изге җомга көнендә Әтнә районында Әләшә бәйрәме билгеләп үтелде.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 09
Кичә – 8 июньдә – изге җомга көнендә Әтнә районында Әләшә бәйрәме билгеләп үтелде.
Дөресен әйтим, чыгышым белән шул як кешесе булсам да, Әләшәнең нинди бәйрәм булуын, аның кайчан уздырылуын әлегә кадәр белми идем. Бу бик кызганыч, әлбәттә. Һәм Казанда яшәүче якташлардан сораша-сораша, аның июнь ае башында үткәреләсен, хәтта быел кайчан буласын белгәч, үзем моннан 4 дистә ел элек белем алган Күәм авылына юнәлдем.
Шунысы хак: Күәм һәм Әйшиасты авыллары арасында Калатау дигән урынның, шуның янында Изгеләр чишмәсенең булуыннан хәбәрдар идем. Тик, нилектәндер, аңа барырга гына туры килмәде.
Сораша-сораша тәки эзләп таптым ул урынны. Мин килеп җиткәндә, бәйрәм тамашалары инде башланган, райондагы Кече Әтнә авылы имам-хатибы анда җыелган халыкка вәгазь сөйли иде. Гомумән, Радик Шәрәфиев азан әйтеп башлаган Әләшә бәйрәмендә шактый гына авыл имамнары чыгыш ясады. Башта Күәм һәм Күңгәр авыллары имамнары Тәлгат хәзрәт Фәттахов белән Рубис хәзрәт Шакиров Калатауга җыелган халыкны үз авызларына каратса, соңрак кешеләр Түбән Көек авылы имамы Илшат хәзрәт Шәяхмәтевнең вәгазен тыңлап, хозурлану хисләре кичерде дисәм дә, һич арттыру булмастыр. Шәхсән үземә дә бик ошады сөйләү куәсе зур булган Илшат хәзрәтнең вәгазе.
Заманында Әтнә һәм Арча районнарында гына түгел, хәтта республика күләмендә иң яхшы хуҗалык җитәкчесе буларак танылу алган авылдашым Наил абый Сабиров шулчагында: "Бу егетнең киләчәге бар”,-дип әйтеп куйды. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китү мәслихәт: әле дә актив тормыш рәвеше алып барган күренекле авылдашым Наил абыйга тиздән, август аенда 80 яшь тула икән. (Ихлас күңелдән котлыйбыз үзен.)
Илшат хәзрәт Калатауга килгән мөселманнарны Кыямәт көне турында сөйләп шактый гына үгет-нәсыйхәт кылганнан соң, үзенең көчле һәм күркәм тавышы белән: "Мөхтәрәм кардәшләрем! Барыбыз да битарафлык чире белән авырыйбыз. Авылыбыз байлары, хуҗалык җитәкчеләре мәчетләргә битарафлык күрсәтә. Малларын да, җитәкчелек вазифаларын да аларга Хак Тәгаләнең биргәнлеген оныталар. Аллаһыны үзләренә авырлык килгәндә генә исләренә төшерәләр. Аллаһының рәхмәте белән мәчет-мәдрәсәләребезгә игътибарыбызны арттырыйк. Һәр көннең таңын Аллаһының сөекле бәндәсе булып каршыларга, бакыйлыкка күчкәндә, Раббыбызның рәхмәтенә, нигъмәтенә ирешү насыйп әйләсә иде”,-дип шактый кыю чыгыш ясады.
Аннары Дусым авылы кызы, дүртенче сыйныф укучысы Альбина Хисмәтуллина үзенең мөгаллимәсе Миләүшә Хәкимова белән халык алдына чыгып, Коръәннән шактый сүрәләр укыды.
Әлеге бәйрәмдә соңгы сүз "Әтнә таңы” газетасының җаваплы сәркатибе Сүрия Мингатинага бирелде. Бу, әлбәттә, очраклы хәл булмагандыр, чөнки Калатауны, Әләшә бәйрәмен җанландырып җибәрү нәкъ шушы ханымның җилкәсенә төшә. Дөрес, Әләшә бәйрәмен Күәмнең элеккеге имам-хатибы Мөбарәк хәзрәт Галиев башлап җибәрә. Ул халыктан Әләшә бәйрәме, Калатау турында мәгълүмат җыя, ә Сүрия бу тирәләрне матурайту хыялы белән район газетасында бер-бер артлы язмалар бастыра. Алай гына да түгел әле: батыр кыз район җитәкчесе Габделәхәт Хәкимовка кереп, Калатауны тернәкләндерү нияте белән үзләренең үтенечен белдерә. Һәм танылган журналист теләгенә ирешә: район җитәкчесе мөселманнарның үтенечен кире какмый, аларның ярдәмендә Изгеләр чишмәсен торгызу насыйп була. Күәм хуҗалыгының элеккеге җитәкчесе Әгъзам Борһанов та изге эшкә үзеннән саллы гына өлеш кертә.
Бәйрәм кичәсен алып баручы тарих укытучысы Равил Садриевның сүзләренчә, 2005 елның Әләшәсе тагын да ныграк истә калырлык вакыйгаларга бай була. Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының ул вакыттагы башлыгы Әсхәт Сәфәровның һәм башка җитәкчеләрнең булышлыгында, Калатауга нигез салган Әйше ханга кара мәрмәрдән кабер ташы куела, манаралы ярымайлы бина сафка баса, "Әүлияләр каберлеге” дип аталган зират тимер рәшәткә белән әйләндереп алына. Әтнә халкы ул җитәкчеләргә бик рәхмәтле бүгенге көндә.
"Минем Әләшәне нәкъ хәзерге хәлендә күрәсем килгән иде. Аның язмышына борчылып язган чакларым да, уңай якка үзгәрешләр барлыкка килгәч, куанып язган вакытларым да булды. Районыбыз имамнарының бу бәйрәмдә катнашуы һәм аны күтәреп алулары - уңай күренеш. Бергәләп үстерик, саваплы эшебезне дәваи итик, бетермик. Рәхмәт сезнең барыгызга да”,-диде Сүрия ханым Мингатина сүзенең ахырында.
Бер карасаң, Әләшә бәйрәменең динебезгә бернинди дә катнашы юк кебек. Укытучы Равил әфәнденең әйтүенчә, ул безнең Сабантуйга охшашлы, моннан күп еллар элек, хәтта болгар бабаларыбызга кадәр үк барлыкка килгән йолабыз икән. Без аны шуңа күрә белмичә яшәгәнбез: күмәкләшү елларында дингә һөҗүм башлангач, әлеге йоланы ислами бәйрәмгә санап тыйганнар. Тик күәмлеләр һәм якын-тирәдәге мөселманнар гасырлар буена тоткан ислам динен онытмаганнар, кача-поса булса да, Калатауга килеп намаз укыганнар, әүлияләр рухына багышлап догалар кылганнар. Ә белгәнебезчә, динебезнең хәнәфи мәзһәбе исламга каршы килмәгән җирле йолаларны бетерергә тырышмаган. Нәкъ менә шушы асыл сыйфаты өчен дә бабаларыбыз исламдагы 4 мәзһәбнең берсен – хәнәфи юнәлешен сайлаган.
Әтнә районындагы Калатау турында документлар бик аз сакланып калган. Шундыйларның берсен мин галимә Фирдәүс Гарипованың "Исемнәрдә – ил тарихы” дигән китабыннан таптым. Ул анда "Эраст Фадеев тарафыннан 1848 елда бастырып чыгарылган мәгълүматларга таянып, тарихчы-галим С. М. Шпилевский Ашыт бассейнындагы Әйшияз һәм Күәм авыллары арасында шактый озын ур булуы хакында яза. Ур өстенә кирпечтән стена салынган булса кирәк, дип фараз итә галим. Урның көньяк һәм төньяк өлешләрендә чыгу өчен капка урыннары да беленеп торган. Тирә-юньдәге авылларда яшәүче татарлар сөйләвенә караганда, бу урында ниндидер шәһәр булган, анда хан яисә башка берәр хөкемдар яшәгән...(Биектау районы Кече Солабаш авылында яшәгән Габдрахман бабай тирә-юнь тарихын сөйләгәндә Алат ханлыгы, Күәм ханлыгы дип күп тапкырлар искә алды)” дип яза (126-127 нче битләр).
Риваятьләрдән күренгәнчә, элек Ашыт елгасы мул сулы булган. Шуның янында бабаларыбыз кала төзергә ниятлиләр. Әмма Ашытны яхшылап өйрәнгәннән соң, аксакаллар биредәге урын зур шәһәр салырга ярамый дигән нәтиҗәгә киләләр. Ник дигәндә, аларның фикеренчә, тиздән Ашытның суы юкка чыгарга мөмкин. Калатауда хан үзенең кирмәнен саклар өчен күпмедер кешеләрен калдыргач, алар зур сулы урынны эзләп китә һәм Казансу буена барып урнашалар. Тик Калатауда да ул кешеләр озакка калмыйлар, чөнки аларга мондагы җирнең бик ташлы һәм суга ерак булуы ошамый. Аларның бер өлеше - Әйшиастына, икенче өлеше Күәмгә күчәргә мәҗбүр була.
Димәк, Әтнә районындагы Күәм, Әйшиасты һәм башка авылларның тарихы ерак чорларга барып тоташа. Кызганыч ки, без үзебез генә тарихыбызны белеп бетермибез.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотосы

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе