
Олы Әтнә үзәк мәчетенә быел да Төркиядән Коръән-Хафиз килде. Шөкер, моны Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте оештыра. Максатлары изге – халкыбызны үзебезнең дингә өндәү, Ислам дине юлына бастыру.
- Сезгә кунак буларак килдем, - диде олы кунак Фәйзулла Ташчы.
Төркия кунагы Рамазан аенда Тәравих намазлары уздырды, Ифтар мәҗлесләренә йөрде. Анда җиткергән фикерләре бик үтемле, мәгънәле булуга игътибар иттем. Әлеге мәкалә әнә шулар нигезендә язылды.
- Татарстанны бик яраттым, биредәге мөселманнарны бик ошаттым, - дип елмайды ул.
Төрек теле татарныкына якын булса да, аңлап бетереп булмый. Бу уңайдан тәрҗемәче егет Ирек Сираҗиевка зур рәхмәт. Узган елны да Төркиядән килгән Коръән-хафиз Абдулкәрим хәзрәтнең тәрҗемәчесе ул иде. Ирек Казандагы 7 нче татар-төрек лицееның X сыйныфын тәмамлаган.
Ә мәкаләбез героена әйләнеп кайтсак, һәркайда һәм һәр җирдә ул Татарстан белән Төркия мәдәниятләренең охшаш булуын ассызыклый. Дөрес, мәчет архитектураларның төрле булуын билгели. Ике илнең халкы турында сөйләгәндә, моны мәчет белән бәйләргә тырыша. Әйтик, Ифтар мәҗлесләренең берсендә:
- Намаз вакытында мәчеткә килүчеләр бик аз. Төркиядә мәчетләр тулы була, - дип гаҗәпләнгән.
Ураза тәмам, Коръән-хафиз дә үз иленә кайтып китте. Тик Тәравих намазлары укыткан, Коръәнне моңлы, үзенчәлекле итеп укучы Фәйзулла Ташчы турындагы хатирәләр озак яшәр әле, дип яза "Әтнә таңы".
25 июль көнне исә Әтнәдә балалар өчен мөселман Сабан туе узачак. Әлеге бәйрәм 25 июль көнне “Чулпан” лагеренда үтәр дип көтелә. Милли бәйрәм сәгать иртәнге унда башлана. Рәхим итегез дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.