Бүгенге көндә исә 600дән артык күзләре күрмәүчеләр Казанга килеп, Брайль системасында язылган Коръәнне укып, өйрәнеп китү бәхетенә иреште. Тик шунысы кыен иде: күзләре күрмәүчеләргә Коръәнне укыту өчен беркайда да, хәтта Россия Дәүләт Сукырлары китапханәсендә дә дәреслекләр булмау үзен нык сиздерде. Шуңа күрә әлеге дәреслекне әзерләү кебек мөһим эшкә "Сөләйман”дагы Күзләре күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованың үзенә алынырга туры килде.
Ниһаять, бу көннәрдә Мәликә Рәфкать кызының сукырларны укытудагы 10 еллык эш тәҗрибәсе "Зрячим о незрячих” китабы рәвешендә рус телендә дөньяга чыгу алдында тора. 200 биттән артып киткән җыентыкта 6 бүлек бар. Аның беренчесендә күзләре күрмәүче кешеләр турында Коръәннән аятьләр, Пәйгамбәребезнең хәдисләре китерелгән. Икенче бүлек исә сукырларның психологиясенә багышланган. Анда шулай ук кириллицага күчерелгән Брайль системасы турында мәгълүмат та бар.
Бу китаптагы иң зур бүлек ул - "Күзләре күрмәүчеләр өчен тәҗвид” дигәнедер, мөгаен. Биредә Коръәнне укуда ярдәм итүче 13 дәрес рәвешендәге гарәпчә кагыйдәләр Брайль теленә күчереп язылган. Әлеге мәҗмугадагы дүртенче бүлектә - күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү дәресләре, бишенче бүлектә - аларны компьютерга өйрәтү ысуллары, соңгы бүлектә "Сөләйман” мәчетендә күзләре күрмәүчеләрне укыту тәҗрибәсе хакында язылган.
"Китапны әзерләүдә педагогия фәннәре кандидаты Гөлназ Сабитова, "Сөләйман” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов, "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевның ярдәме зур булды. Мин аларга һәм кирәкле мәгълүматны эзләп табуда булышкан һәркемгә, рецензия язучыларга да бик рәхмәтле”,-диде Мәликә ханым Гыйльметдинова безнең хәбәрчебезгә.
Бу китапның басылып чыгуын Чечня, Дагыстан кебек үзәктән еракта урнашкан җөмһүриятләрдә аеруча көтеп торалар икән. Әлеге дәреслекне кулларына алгач, алардагы күзләре күрмәүче мөселманнар да Коръәнне уку бәхетенә ирешер, иншә Аллаһ.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Манаралар, айлы манаралар.
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.