
Танылган дин әһеле, Татарстанның баш казые, Балтач районының баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның үзенчәлекле тормыш юлын әдәби сюжетка төреп тасвирланган китап дөнья күрде. Җәлил хәзрәтнең юбилеена багышлап чыгарылган “Алтын ачкыч” китабының авторы - “Мәхәббәт аланы”, “Карлы миләш тәме”, “Томанлы төн” китаплары аша таныш булган Гөлсинә Галимуллина.
Күптән түгел дөнья күргән әлеге китапка кереш сүз итеп мәшһүр драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан парламенты депутаты булган Туфан ага Миңнуллинның Җәлил хәзрәткә багышлап язылган бәяләмәсе китерелгән. Әлеге сүзләр Т.Миңнуллинның “Сайланма әсәрләр”енең 9 нчы томыннан алынган.
Автор “Алтын ачкыч” китабының соңгы, унынчы бүлеген, ”Бәхет - гомер юлында кылына торган ихлас гамәлләреңнең кайтавазы” дип исемләгән. Кешеләр өчен эшләнгән изге эшләре бик күп Җәлил хәзрәтнең. Китап героебызның үтемле сүзе, зирәк фикере, акыллы киңәше, ихлас күңеле белән кешеләрнең җанын дәвалый, рүхын күтәрә, авыр чагында дөрес юл күрсәтергә ярдәм итә.
Әлеге китапны тәкъдим итү чаралары Арча, Әлмәт мөхтәсибәтләрендә бик күркәм төстә узды, диелә ТҖ МДН хәбәрендә.