
Татарстанда татар әдәбиятын һәм татар әдәби телен үстерү буенча редакцион совет барлыкка килде. ТР Министрлар Кабинетының республика Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган шул хактагы карары Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
Документта совет татар әдәбиятын өйрәнү һәм татар әдәби телен үстерү, алга этәрү, иң яхшы әсәрләрнең тәрҗемәсен Россия халыклары милли әдәбияты антологиясендә нәшер итүгә әзерләү турында әйтелгән.
Совет составына 17 кеше кергән. Алар арасында - ТР Дәүләт Советы Рәисе, совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм әлеге югары уку йорты профессорлары Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, ТР Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, «Идел» журналы баш мөхәррире урынбасары Алия Кәримова дип хәбәр итте "Татар-информ".