Татарстанда шикләнелгән мөселманнарны тоткарлыйлар

Казанда Диния нәзарәте җитәкчеләренә булган һөҗүмнәрдән соң, бу эшкә бәйле булырга мөмкин дип шикләнелгән мөселманнарны тоткарлаулар башланды.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 23
Казанда Диния нәзарәте җитәкчеләренә булган һөҗүмнәрдән соң, бу эшкә бәйле булырга мөмкин дип шикләнелгән мөселманнарны тоткарлаулар башланды.

Җомга иртәсендә тоткарланган беренче дүрт мөселманның барысы та Татарстан кешеләре. Алар – күренекле эшмәкәр, "Идел-Хаҗ” ширкәте мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Гатауллин, "Вакыф” мөселман оешмасы җитәкчесе Мурат Галиев, Лаеш районы эшмәкәре Азат Гайнетдинов һәм Биектау районы эшмәкәре Айрат Шакиров.

Соңрак Үзбәкстаннан килеп Казанда яшәүче 36 яшьлек Абдунозим Атабоев та тоткарнады. Татарстан эчке эшләр идарәсе белдерүенчә, Атабоев үз машинасында Фәиз машинасы артыннан барган булган һәм Фәиз машинасы шартлагач ул урыннан ашыгып китеп барган.

Тоткарланганнар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкубны үтерүдә, мөфти Илдус Фәизне машинасын шартлатып үтерергә маташуда шикләнелә.

57 яшьлек Рөстәм Гатауллин җомга иртәсендә очкыч белән Мәскәүдән кайтуга Казан һава аланында ук тоткарланган.

Аннан соң Казанда 39 яшьлек Мурат Галиевне, соңрак 31 яшьлек Азат Гайнетдинов белән 41 яшьлек Айрат Шакировны тоткарлаганнар.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, бу һөҗүмнәрне тикшерү ике юнәлештә бара. Һөҗүмгә дучар булган дини җитәкчеләрнең икесе дә Татарстанда традицион ислам булырга тиеш, радикал ислам үтеп керүгә каршы торыйк дип чыгышлар ясап килгәнгә күрә, тикшерүчеләр аларга радикал ислам тарафдарлары һөҗүм иткән булырга мөмкин ди. Шул ук вакытта бу эш Хаҗ сәфәрләре оештыру базарын бүлешү мөмкинлеге буларак та, башка икътисадый мәнфәгатьләр белән бәйләп тә карала.

Рөстәм ГатауллинxРөстәм Гатауллин
​​Элекке мөфти Госман Исхаков белән якын мөнәсәбәтләрдә булган Рөстәм Гатауллинның "Идел-Хаҗ” ширкәте моңарчы Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән ел саен 1,5-2 мең кешенең Хаҗ сәфәрен оештыру белән шөгыльләнә иде. Бу язда исә, Илдус Фәиз җитәкчелегендәге диния идарәсе "Идел-Хаҗ”ны бу сәфәрләрне оештырудан читләштерде. Татарстанда гына да Хаҗ сәфәрләре базарының еллык күләме 150-200 миллион сум дип бәяләнә.

Хаҗ сәфәренә җыенучы берничә йөз кеше Илдус Фәиз Хаҗ сәфәрләре бәясен төшерергә вәгъдә иткән иде, бәяне төшермәде дип Хаҗ сәфәрләре оештыруны "Идел-Хаҗ”га кайтаруны сорап бу атнада гына ачык хат чыгарган иде.

Җомга көнне "Идел-Хаҗ" ширкәтенең интернет сәхифәсенә хезмәткәрләр Вәлиулла Ягъкубның үлеменә кайгы, яраланган Илдус Фәизгә теләктәшлек белдерүче мөрәҗәгать чыгарды.

Мурат ГалиевxМурат Галиев
​​Мурат Галиев тә элекке мөфти Исхаковка якын эшмәкәрләрнең берсе санала. Бу ел башындарак Гаилевнең "Шифа” исемле хәләл кафесы белән яңа мөфти Фәиз арасындагы низагъ җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткән иде.

Бу җәнҗалны тикшерү барышында 2007 елда ул чактагы мөфти Исхаков җитәкчелегендәге диния идарәсе белән "Шифа" кафесы арасында Газовая урамындагы бер йортның ике катында барлыгы мең дүрткел метр мәйданны арендага алу килешүе булуы ачыкланды. Килешү шартлары соңрак "Шифа” кафесы өчен файдалырак итеп үзгәртелгән булган.

Апрель аенда Галиев диния идарәсенең яңа җитәкчелеге белән тагын каршылыкка керде. Ул республикада узган елның язында вазифага керешкән Илдус Фәиз җитәкчелегендәге диния идарәсенә көндәш мөфтият төзү эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Әмма, күрәсең, хакимият басымы нәтиҗәсендә андый мөфтият теркәлмәде.

Тоткарланган калган ике эшмәкәр киң җәмәгатьчелеккә бик мәгълүм түгел. Лаеш эшмәкәре Азат Гайнетдиновның бары республикадагы төрле мәчетләргә акча белән ярдәм итүе билгеле.

Биектау эшмәкәре Айрат Шакиров исә, бу язда мөфти Илдус Фәиз Кол Шәриф мәчете имамы вазифасын Рамил Юныстан үзенә тартып алырга маташканда Рамил Юнысны яклап имза җыюны оештыруда катнашкан. Ул чакта мөселманнарның каты ризасызлыгы нәтиҗәсендә Илдус Фәиз Кол Шәриф имамы вазифасын Рамил Юныска кайтарырга мәҗбүр булган иде.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе