Татарстанда прессага карата шикаятьләр буенча Казан төбәк җәмәгать коллегиясе булдырылды

Ул 2 палатадан тора

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 23

Татарстанда прессага карата шикаятьләр буенча Казан төбәк җәмәгать коллегиясе булдырылды.

Бу хакта бүген прессага карата шикаятьләр буенча Җәмәгать коллегиясенең Казан ратушасында уздырылган утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова игълан итте. Утырыш РФ Президенты карамагындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы рәисе, РФ Президенты киңәшчесе Михаил Федотов катнашында үткәрелде.

Бүген булдырылган җәмәгать органының рәистәшләре итеп Римма Ратникова һәм КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының журналистика кафедрасы мөдире, прессага карата шикаятьләр буенча Җәмәгать коллегиясе даими эксперты Светлана Шәйхетдинова билгеләнде.

Прессага карата шикаятьләр буенча Казан төбәк җәмәгать коллегиясе 25әр кешене берләштергән 2 палатадан торачак. Аерым алганда, Светлана Шәйхетдинова рәислегендәге медиа-җәмәгатьчелек палатасына Татарстанның әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре, журналистлары, Римма Ратникова рәислегендәге медиа-аудитория палатасына исә ММЧ эшчәнлегенә катнашы булган гражданлык җәмгыяте һәм дәүләт структуралары вәкилләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары керә.

Светлана Шәйхетдинова сүзләренә караганда, прессага карата шикаятьләр буенча Казан төбәк җәмәгать коллегиясе, һөнәри этика нормаларын бозуга кагылышлы билгеле бер мәгълүмати бәхәсләр мисалында җирле ММЧ вәкилләренә катлаулы хәлләрне яктыртуда ярдәм итәчәк кагыйдә-тәкъдимнәр булдыру, журналистларга медиакиңлектә нәрсәнең начар һәм нәрсәнең яхшы икәнен аңлату максатыннан, оештырыла.

Бүгенге утырыш кысаларында танылган экспертлар, иҗтимагый фикер лидерлары, Россия журналистлары белән берлектә, коллегия исеменә килгән киң яңгыраш алган шикаятьне карап тикшерә. ММЧ вәкилләре өчен семинар, тренинг та уздырыла. Аерым алганда, бүгенге семинар “Массакүләм мәгълүмат өлкәсендә үзкөйләнеш: ихтыяҗ, нәтиҗә, җанлы процесс” темасын, иртәгә буласы тренинг исә “Журналист экстремаль вазгыятьтә: һәлакәтләр һәм фаҗигаләрне яктырту үзенчәлеге” темасын ачуга корыла.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе