Татарстанда “Кырымда яшәүчеләргә ярдәм” фонды ачылды

Бу көннәрдә Татарстан гражданнары һәм предприятиеләре Кырымның катлаулы вәзгыятьтә калган күп милләтле халкына...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 04
Бу көннәрдә Татарстан гражданнары һәм предприятиеләре Кырымның катлаулы вәзгыятьтә калган күп милләтле халкына ярдәм итү инициативасы белән чыкты. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында белдерделәр.

Шулай итеп, "Татнефть” ААҖ Россия Кара диңгез флотының хәрби госпитален медикаментлар белән тәэмин итә, эш өчен шартлар тудыра. Татарстан дәүләт хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләре дә бер көнлек хезмәт хакларын кырымлыларга ярдәм буларак, күчерергә карар иткән.
Моның белән бәйле рәвештә, республикада "Кырымда яшәүчеләргә ярдәм” фонды ачылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга, бизнес-бергәлекләргә, предприятиеләр һәм оешмалар коллективларына мөрәҗәгать итте. Ул Кырым Автоном Республикасында яшәүчеләргә, ватандашларга ярдәм итәргә чакырды дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе