Татарстанда "Кол Шәриф" мәчете яныннан Болгарга кадәр җәяүле сәфәр чыгу турында ниятләнә

Узган җомга көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында «Тынычлык һәм татулык маршлары»...

БӘЙЛЕ
2014 Сен 08

Узган җомгада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында «Тынычлык һәм татулык маршлары» халыкара, динара проект җитәкчеләре, быелгы «Чыганакларга юл» маршы тәмамлануы уңаеннан, журналистлар белән очрашты. Руслан Абдуллин һәм Алексей Ивянский проект, быелгы марш нәтиҗәләре, алга планнары турында сөйләделәр, дип белдерә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Дүрт дөньякүләм урын тоткан дин кешеләрен берләштерү максатын куйган бу проект идеясе Шымкент шәһәрендә яшәүче Руслан Абдуллин башына килә. Ундүрт ел маршлар Казакъстан, Төньяк Кавказ, Грузия, Иран, Төркия, Сүрия, Иордания кебек илләрдән узган. Быелгысы Казакъстан, Россия, Украина, Румыния, Болгария һәм Греция җирләреннән үткән. Маршта катнашу өчен һәркем юлда үзенә кирәкле әйберләрен үзе туплый, визаларын кайгырта, оештыру фондына 500 АКШ доллары күләмендә акча тапшыра.

Юлчылар маршрутның бер өлешен машинада, бер өлешен җәяүләп үтәләр. Көненә 27 чакрым үтелә торган булган. Юлдагы шәһәрләрдә туктап, андагы җирле хакимият җитәкчеләре белән очрашулар үткәргәннәр.

Катнашучыларга куелган төп таләп — берәү дә башкаларны үз диненә өндәми, дини бәхәс куптармый. Максат — динара диалог мөмкинлеген күрсәтү, дошманлыкны бетерү.

Киләсе елда оештыручылар быелгы маршрутны кабатламакчылар. Алга таба Испаниядә Ватиканга хәтле бару нияте бар. Бер үк вакытта төрле маршрутлар белән бару планнары да юк түгел, шул исәптән Татарстанда Кол Шәриф мәчете яныннан Болгарга кадәр җәяүле сәфәр турында да уйланыла, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе