
Быел Татарстанда алкоголь һәм наркотикларга бәйлеләргә ярдәм итә торган тернәкләндерү үзәге ачу ниятләнә. Моның белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте шөгыльләнәчәк.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты белән очрашудан соң, хәбәр итте. Шулай ук, кешене ирегеннән мәхрүм итү урыннарында җәзасын үтәп чыгучыларга рухи ярдәм күрсәтә торган фонд булдыру да күздә тотыла дип хәбәр итте "Татар-информ".