Татарстанда хәләл итне күзәтү көчәя

Татарстанда кайбер ширкәтләрдә җитештерелүче хәләл итләрдә дуңгыз чималы бармы, юкмы...

БӘЙЛЕ
2013 Апр 25
Татарстанда кайбер ширкәтләрдә җитештерелүче хәләл итләрдә дуңгыз чималы бармы, юкмы икәнен тикшерү өчен махсус лабораторияләр эшли башлаган.

Кичә, ягъни 24 апрельдә Казанның бер төркем журналисты "Пестречинка" кошчылык фабрикасына барып, андагы лаборатория эшчәнлеге белән танышып кайтты.

Мәскәүнең "Царицыно" ширкәте чыгарган хәләл казылыкларда дуңгыз чималлары табылуы турында үзәк телеканалларның берсендә чыккан сюжеттан соң Татарстан Диния нәзарәтенең "Хәләл" комитетына бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап шалтыратулар ешайган. Комитет әлеге шик-шөбһәләргә урын калдырмас өчен республиканың каләм ияләренә мөрәҗәгать итте.

Кичәге пресс-турда Осиново бистәсендәге кошчылык фабрикасында урнашкан лаборатория белгечләре журналистларның күз алдында башта хәләл ит салына торган савытлардан, хәләл ит фаршыннан һәм хәләл казылыктан үрнәкләр алды. Шулай ук дүртенче үрнәктә хәләл фаршка махсус читтән китерелгән дуңгыз фаршы да кушылып, аннан да анализ алынды. Нәтиҗәдә, анализларның беренче өч үрнәгендә дуңгыз чималының булмавын исбатлаучы бер сызык пәйда булса, соңгысында ике сызык күренде.

Лаборатория җитәкчесе Ирина Мишина сүзләренчә, XEMA ширкәте җайланмалары дуңгыз итенә һәм дуңгыз маена бик сизгер. Хәләл иткә бер мг гына булса да дуңгыз ите керсә индикатор бу иттә дуңгыз ите булуын шунда ук сизеп ике сызык белән мәгълүмат җиткерә.

"Без монда җитештерелгән хәләл иткә микробиологик, физика һәм химия күрсәткечләре буенча көн саен тикшерү уздырабыз. Моңа кадәр визуаль тикшерү генә уздырылган булса, хәзер инде продуктларны лаборатория шартларында да тикшерә башладык. Без һәркемгә ачык. Ике ай эшләү дәверендә бер генә начар анализ да булмады. Лаборатория әзер тауарны гына тикшерми, без кош-кортларга ашатыла торган ризыкны да контрольдә тотабыз. Шулай ук кибетләрдәге продукциябезне сатып алган вакытта килеп туган мәсьәләләрне дә урынга барып тикшерәбез”, - дип белдерде Ирина Мишина журналистларның сорауларын җаваплап.

Шуны да әйтергә кирәк, XEMA ширкәте вәкиле сүзләренә караганда, май аенда ширкәт кулланучыларның үзләренә дә тест уздыра алырга мөмкинлек бирүче чараларны сатуга чыгарачак. Нәтиҗәдә итнең хәләл булмавыннан шикләнгән очракта, моны теләсә кем бик тиз һәм җайлы гына тикшереп карый алачак. Бу җайланмалар 200 сум торачак, дип белдерелә.
Чыганак: "Азатлык.орг"
Рәсемдә: эксперт Гакыйль Гаязов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе