Татарстанда язма мирас истәлекләрен өйрәнү һәм саклау буенча программа булырга тиеш

Кичә Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы язма мирас истәлекләрен турындагы мәсьәләләр...

БӘЙЛЕ
2012 Апр 18
Кичә Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы язма мирас истәлекләрен турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышуда күп санлы проблемалар ачыкланды.
Бу фикер алышуда республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Парламент комитеты рәисе Разил Вәлиев мөһим мәсьәлә кузгатыла дип билгеләп үтте. Республиканың фәнни бергәлеге, депутатлары һәм башкалар язма мирас истәлекләрен өйрәнү һәм саклау мәсьәләре буенча фикер алышырга җыелды. Татар халкының андый уникалҗ истәлекләре күп. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча фикер алышу әһәмияткә ия, дип саный депутат Разил Вәлиев. "Бөтен проблеманы да берьюлы хәл итеп булмый, иң мөһиме – боз кузгалды”, - диде ул.
Разил Вәлиев бигрәк тә 2012 елның ТР Президенты тарафыннан Тарихи һәм мәдәни мирасы елы булып игълан ителүен ассызыклады. ТР халыкларының күп гасырлык тарихы танылган галимнәрнең, шагыйрьләрнең һәм прозаикларның әдәби әсәрләрендә, фәнни эшләрендә, шулай ук укытучылар, купецлар, дин әһелләренең хатларында, көндәлекләрендә, сәяхәтнәмәләрендә сурәтләнгән.
Комитет утырышында ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Хәзерге вакытта язма мәдәни мирасны җыю, саклау, төзекләндерү һәм өйрәнү белән Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, ТР Фәннәр академисенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыка мирасы үзәге, ТР Милли китапханәсе, ТР Милли архивы, ТР Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивы һәм ТР Милли музей кебек учреждениеләр шөгыльләнә дип белдерде.
Ким Миңнуллин үз чыгышында әлеге мәсьәләнең проблемаларында тукталды. Алар – профессиональ белгечләр җитмәү һәм республикада андый белгечләр әзерләүче вуз булмау; төзекләндерү лабораториясе булдыруга ихтыяҗ; язма чыганакларның каталогы булмау һ.б.
Бу мәсьәлә буенча күпләр үз фикерләрен белдерде: Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын тәнкыйтьләделәр, ТР халыкларының язма мирас истәлекләрен реставрацияләү һәм консервацияләү үзәге булдырырга кирәклеге хакында сөйләштеләр. Шулай итеп, ТР Фәннәр академиясенең баш гыйльми секретаре Дания Заһидуллина бу өлкәдәге проблема система, күп кенә структуралар арасында эшләрне координацияләү булмау белән аңлатыла дип саный.
Фикер алышу ахырында Разил Вәлиев республикада ТР халыкларының язма мирас истәлекләрен ачыклау, саклау, өйрәнү популярлаштыру буен программа булырга тиеш дип ассызыклады. Депутатлар ТР Министрлар Кабинетына ТР халыкларының язма мирас истәлекләрен ачыклау, өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча чаралар күрергә; ТР халыкларының язма мирас истәлекләрен реставрацияләү һәм консервацияләү үзәге булдыру мәсьәләсен карарга тәкъдим итә торган карар кабул итте.
Чыганак: "Татар-информ"

avatar
1 Spud • 15:22, 2014 Янв 21
Your articles are for when it abuyostell, positively, needs to be understood overnight.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе