Конкурс 3 номинациядә: Коръәнне тулысынча, Изге китапның 20 өлешен һәм 10 өлешен яттан белүчеләр арасында үткәрелде.
Казанның Россия Ислам университеты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәген тәмамлаган Сәетҗамал Давудов икенче төрдә, ягъни Коръәннең 20 өлешен яттан сөйләүдә беренче урынны яулады һәм бүләкләнде.
Бу истә калырлык бәйге Ислам дөньясы лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар оешмасы тарафыннан уздырылды. Лиганың Генераль сәркатибе Абдулла ибн Али Басфар җиңү яулаган мөселманнарга бүләкләрне шәхсән үзе тапшырды. Татарстаннан Коръән-хафизны РИУ каршындагы Коръән-хафизлар үзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров озатып йөрде. Конкурста Россиядән, Татарстаннан тыш, Чечня һәм Дагыстан хафизлары бар иде.
Коръән ярышында изге китапны яттан белүче 30 кеше катнашты. Мөселманнарның Изге китабын укуда танылу алган жюри әгъзалары бәйгегә килүчеләрнең Коръән укуда тәҗвид кагыйдәләрен белүен бәяләде.