Татарстан Республикасы һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтләре арасында килешү төзелде

Бүген Казанда ике дини оешма – Татарстан Республикасы һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтләре арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 16

Бүген Казанда ике дини оешма – Татарстан Республикасы һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтләре арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Әлеге мөһим документка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин кул куйды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешүнең төп юнәлешләре булып үзара тәҗрибә уртаклашу, Татарстан һәм Иваново Диния нәзарәтләренә караган дини уку йортлары һәм мәчетләрдә стажировка узу өчен дин әһелләре һәм имамнар, мәдрәсә укытучылары һәм студентлары делегациясен кабул итүне оештыру; дини уку йортларын һәм китапханәләрен җиһазландыру, дини әдәбият һәм дәреслекләр белән тәэмин итүдә үзара ярдәмләшү; хәләл-индустрияне үстерү өлкәсендә, ислам нигезләрен, татар телен, тарихи, мәдәни һәм дини мирасны өйрәтү буенча түгәрәкләр, якшәмбе мәктәпләре оештыруда үзара булышу тора.

Шуны да билгеләп узу кирәк: Фәрит Ляпинның республика мөфтиятенә эш сәфәре кысаларында, Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты проектлары белән таныштырды, дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе