Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин каләм ияләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлый

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каләм ияләрен Татарстан Матбугат көне белән котлый.

БӘЙЛЕ
2016 Май 19

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каләм ияләрен Татарстан Матбугат көне белән котлый.

"Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм полиграфия хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бүген республиканың бай иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормышын, спорт дөньясын мәгълүмати хәбәрдарлыктан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Татарстанлылар массакүләм коммуникация чаралары вәкилләрен ихтирам итә. Сез һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә торасыз. Сезнең һөнәр һәркөн зур осталык һәм компетентлык, объективлык, фактларны тапшыруда дөреслек, зур җаваплылык, батырлык һәм миһербанлык кебек сыйфатларның чагылышын таләп итә.

Хәзерге вакытта журналистиканың социаль юнәлешле булуы аеруча әһәмияткә ия. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан без бүгенге вакыйгаларның тирән һәм урынлы яктыртылуын гына түгел, киң мәдәни-агарту максатының да үтәлешен көтәбез. Экстремистлыкны профилактикалау һәм җәмгыятьтә толерантлыкны ныгыту, туган илгә карата патриотизм, мәхәббәт тәрбияләү, гражданнарның бюрократик башбаштаклыкка, коррупциягә, милләтчелек һәм ксенофобия кебек тискәре күренешләргә каршы көрәштә берләшүе бүген аеруча мөһим. Шул ук вакытта медиа-киңлек, уңышлар белән беррәттән, җитешсезлекләр дә киң яктыртыла торган дискуссия мәйданчыгы булып калырга тиеш. Халыкта “Эшләмәгән – ялгышмый” дигән гыйбарә бар. Кеше белән дәүләтнең үзара бәйләнеш рәвеше булып торган “кире элемтә” җәмгыятьтәге җитди проблемаларны билгеләргә һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыкларга ярдәм итә. Татарстан журналистларының җирле мәсьәләләрне яктыртуга иҗади якын килүен, югары профессионализмын, актив гражданлык позициясен, социаль җаваплылыгын аеруча билгеләп үтәсем килә. Үз чиратында, республиканың хакимият һәм идарә органнары медиа-җәмгыять белән ышанычлы диалог өчен һәрвакытта да ачык. Вакытлар белән сыналган конструктив партнерлык һәм хезмәттәшлек – барлык татарстанлылар мәнфәгатьләре өчен уртак уңышлы эшнең нигезе.

Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә сайланган юлыгызның тугрылыгы, халыкка карата ихтирамлы мөнәсәбәтегез, хезмәтегезгә намуслы һәм җаваплы карашыгыз, иң кирәклесен ишетә һәм күрә белүегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим. Бәйрәм белән!"
- диелә Татарстан Республикасы парламенты җитәкчесе Ф.Х.Мөхәммәтшинның котлау текстында.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе