
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зенит-Казан” волейбол клубын Россия чемпионатында вакытыннан алда Россия чемпионы титулын яулавы белән котлады.
Ул котлау телеграммасын Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб колллективына адреслаган, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
“Чың күңелдән барыгызны да чираттагы уңыш - вакытыннан алда Россия чемпионы титулын яулау белән котлыйм. Команданың ышанычлы уеннары көндәшләргә аз гына да мөмкинлек калдырмады һәм “Зенит-Казан” - чын тарафдарлар командасы”. Республикада волейболны үстерүгә ярдәм итү өчен куелган көч максатка ирешү мөмкинлеге бирә. Югары дәрәҗәдәге осталык һәм җиңүгә омтылыш, нәтиҗәле эш һәм спортка тугрылык өчен барыгызга да рәхмәт. Чемпионнар лигасында безнең “Зенит”ка тиңнәр булмаячагына ышанам һәм барыгызга да уңышлар, яңа җиңүләр телим”, - диелгән Татарстан Президенты котлавында.
Чыганак: "Татар-информ"