Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарның бөек улы Габдулла Тукайга чәчәкләр китерде

Тукай скверындагы һәйкәл бүген иртән чәчәкләрдән ямьләнеп, бәйрәм төсе алды.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 26
Тукай скверындагы һәйкәл бүген иртән чәчәкләрдән ямьләнеп, бәйрәм төсе алды.

Бүген, 26 апрельдә татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның 126 нчы туган көненә дип, Шагыйрь һәйкәле төбенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кәрзин тулы кып-кызыл роза гөлчәчәкләре китерде. Тукайның бронзадан коелган сынына күтәрелеп карап торганнан соң, баш иеп уйланып торды. Аның үрнәгендә Казакъстан Республикасының Актүбә өлкәсе әкиме Архимед Мөхәмбәтов та шундый бүләк китерде, ул да хөрмәт белән башын түбән иде.

Тукайга дигән кызыл канәферләрен ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер-министры Зилә Вәлиева, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстан Хөкүмәте һәм министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары, республикабыз зыялылары, шул исәптән сәнгать әһелләре, казанлылар чират торып салды. Тукай скверындагы һәйкәл иртән чәчәкләрдән ямьләнеп, бәйрәм төсе алды.

Минем өчен Тукай – ул безгә Аллаһы Тәгалә җибәргән Пәйгамбәр, дигән фикердә ТР Дәүләт Советы депутаты, татар зыялысы Туфан ага Миңнуллин. "Тукайның вафатын халкыбыз бик зур кайгы итеп кичереп, урамнарны иңләп соңгы юлга озатса, ләкин мөнәсәбәт хәзер шактый суынды, шулай да, һәрбер язучының, һәрбер зыялы татарның күңелендә урын алды. Ничек кенә булмасын, Тукайның кадере елдан-ел артарак төшә, чөнки безгә Тукайсыз яшәү шактый читен, ник дигәндә, үзебезнең дәүләтебез юк, безнең бердәнбер дәүләтебез – Тукай! Аңа карап, без үзебезне билгелибез: халык буларак, милләт буларак яшибезме-юкмы? Әгәр Тукайга мөнәсәбәтебез үзгәрә икән, милләт буларак бетәбез дигән сүз”, - диде ул соңыннан журналистларның соравына җавабында. Ә инде Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә конкурста быел бер генә лауреат сайлап алуларын дөрес гамәл түгел дип саныйм, чөнки положениедә өч премиягә кадәр каралган, димәк, өч премия бирелергә тиеш иде. Хәерче татар язучысына ике премия кызгануны мин дөрес дип санамыйм – алар барысы да лаеклылар. Тавыш чыкмасын дигән булдылар, премия булган, хатын-кыз булган җирдә һәрвакыт тавыш була, тавышланып алалар да, аннары барыбер туктыйлар – бу хакыйкать. Тукай һәйкәле төбендә мин моны иркенләп әйтә алам, дип фикерен ярып салды Туфан ага.

Бирегә килүебез, бердән, традиция булса, икенчедән, Тукайга хөрмәт күрсәтү ул, дип белдерде Габдулла Тукай турындагы " Шагыйрь мәхәббәте” операсында Зәйтүнә образын гәүдәләндергән халык артисты һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева.

Шул рәвешле, бүген күпләрнең телендә Тукай. Көндез сәгать 1дә исә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында традицион Шигырь бәйрәме башлана, анда да фикерләр әйтеләчәк. Шагыйрь туган көне тагын күптөрле чаралар белән билгеләп үтелә дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе