Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты

Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тебриз шәһәре мэры Садег Наджаф әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 04

Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тебриз шәһәре мэры Садег Наджаф әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Тебриз мәдәнияте көннәре үткәрелү кысаларында очрашып, Иран Ислам Республикасы делегациясен сәламләде. Ул шулай ук Иран хезмәттәшләрен якынлашып килүче Ислам революциясенең 36 еллыгы белән котлады.

Иран-Россия мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән Татарстан хезмәттәшлеге актив үсеш ала, дип искәртте Татарстан Президенты. Бу мәсьәлә буенча Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы, шулай ук аның генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян зур роль уйный, дип билгеләп үтте ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Шаян әфәнде Ирандагы вакыйгалар турында даими белдерә, төрле өлкәләрдә Татарстан-Иран мөнәсәбәтләрен ныгытуда ярдәм итә.

“Мин Иранда еш булам, - диде Рөстәм Миңнеханов, - һәм безнең Иран хезмәттәшләребез дә Татарстан Республикасына рәсми, эшлекле, дипломатик визитлар белән еш килә”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасына кызыксыну белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде, 2015 елның мартында Татарстан делегациясе Иранга визит планлаштыра, диде.

Очрашуда ТР Президенты Иран хезмәттәшләренә Россия Федерациясенең динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында кыскача сөйләде дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе