Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указны имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указны имзалады.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 26

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указны имзалады.

Документ нигезендә дәүләт премияләре түбәндәге кешеләргә бирелә:

Исмәгыйлев Нәҗип Фәйзрахман улына (Нәҗип Нәккаш) - Г.Тукай шигырьләрен файдаланып эшләнгән шәмаил, ләүхә цикллары, Казанның «Ярдәм» һәм Түбән Каманың Шәңгәлче авылында урнашкан мәчет дизайннары өчен;

Моратов Газинур Васикъ улына (Газинур Морат) «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен.

Моннан тыш, түбәндәге автордашлар коллективына: рәссам-проектлаучы Илья Артамонов, рәссам-проектлаучы Александр Леухин, рәссам-монументалист Фәрит Вәлиуллин, рәссам-монументалист Рәшит Шиһабетдинов, рәссам-монументалист Игорь Щетинин, А.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков, Казан федераль университетының халыкара багланышлар, тарих, көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, археолог Дмитрий Бугровка «Болгарская цивилизация. Дорога длиною в тысячелетия» дип аталган экспозицион инсталляцияне иҗат иткән өчен.


Премияләрне бирү турындагы Указ ТР Президентының рәсми сайтында урнаштырылган һәм имзаланган көннән үз көченә керә. ТР Министрлар Кабинетына әлеге Указны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслау йөкләнгән.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе