
Тантана традицион рәвештә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда үтте. Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Быел мәдәният өлкәсендә Татарстанның төп дәүләт бүләгенә Кол Шәриф мәчете архитектура комплексын булдыручылары иҗади колективы лаек булды. Мәчет Казан Кремле территориясендә 1996-2005 нче елларда төзелде. Иҗади төркем лауреатлары арасында - Зөфәр Галиуллин, Андрей Головин, Айвар Саттаров, Искәндәр Сәйфуллин, Альбина Дәишева, Рөстәм Зәбиров, Зөфәр Садыйков һәм Сергей Шәкуров.
Премияләрне тапшыру алдыннан республика башлыгы татарстанлыларны бәйрәм белән котлады. "Бүген безнең төп бәйрәм - Татарстан Республикасы Көне. Ел саен бу көнне без Г.Тукай исемендәге премияне тапшырабыз", - диде Р.Миңнеханов.
Ул, яңгыр явуына карамастан, барлык кешеләрнең кәефләре күтәренке һәм бәйрәм рухында булуын теләде. Татарстан Президенты бәйрәмгә килгәннәргә рәхмәтен белдерде һәм тагын бер кат Г.Тукай исемендәге премия лауреатларын котлады.
"Сез Кол Шәриф мәчетендә республикабызның һәм халкыбызның бөтен матурлыгын туплый алдыгыз. Без сәләтлеләребез һзм мәчетебез белән горурланабыз", - диде ул лауреатларга мөрәҗәгать итеп.
Премия лауреатлары югары бәяләгәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерделәр.
Мәчет интерьерларын эшләүче Рөстәм Зәбиров мәчетнең архитектур ягы өстендә төрле милләт вәкилләре эшләвен билгеләде, аның сүзләренчә, эш дус-тату барган һәм нәтиҗәдә лаеклы эш барлыкка килгән. "Без республиканың төп объектында эшләргә туры килгән өчен, язмышка рәхмәтлебез", - диде ул.
Тантана Татарстан мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре катнашында концерт белән тәмамланды дип хәбәр итте "Татар-информ".