Татарстан Милли музеенда Беренче Бөтендөнья сугышына багышланган күргәзмә эшли башлый

Быел Беренче Бөтендөнья сугышы башлануының 100 еллыгы билгеләп үтелә.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 10

Быел Беренче Бөтендөнья сугышы башлануының 100 еллыгы билгеләп үтелә. Россиядә бу датага бәйле булган күргәзмәләр ачылып, эшли башлады инде.

Истәлекле вакыйга кысаларында ТР Милли музеенда иртәгә көндезге 3 тә “Билгесез Бөек сугыш. 1914-1918” күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә сугыш чорын чагылдырган экспонатлар урын алган. Алар ватандашларыбызның туган илне саклауга керткән өлешен күзалларга ярдәм итә.

Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында безнең төбәк бик зур роль уйнаган. Ватанны сакларга фронтка меңәрләшән солдат киткән, яралыларны да бездә дәвалаганнар. Күргәзмәдә Казан хәрби училищесын тәмамлаучыларның фотоальбомнары урын алган, Казан хәрби округы штабы кабинеты интерьеры тәкъдим ителгән.
Солдатларның, офицерларның окоплардагы авыр тормышын гәүдәләндергән әйберләре: кораллар, радио элемтә җайланмалары, фотоальбомнар, хатлар һ.б. да ачылачак әлеге күргәзмәдә урын алган.

...1914 елның көзендә үк Казанга яралы солдатларны кайтара башлыйлар. Алар дәваланган медицина кабинетлары да бу күргәзмә кысаларында тамашачыларга тәкъдим ителә. Шулай ук анда медицина учреждениеләре хисапларын, дәвалау коралларын, фотосурәтләрен күрергә мөмкин.
Күргәзмәнең гомуми мәйданы 500 квадрат метрны тәшкил итә. Анда Казан губерниясендәге сәнәгать оешмаларының ул чордагы эшчәнлеге, газета-журналлар, нәшрият басмалары—болар барысы да ул чор мохитен танып-белергә ярдәм итәчәк, дип белдерә музейның матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе