Татарстан мөселманнарының беренче төркеме хаҗга китте

49 татарстанлы “ТР МДН Хаҗ” программасы буенча изге хаҗ сәфәрен кылырга дип Turkish airlines авиакомпаниясе самолетында Согуд Гарәбстанына китте.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 09

49 татарстанлы “ТР МДН Хаҗ” программасы буенча изге хаҗ сәфәрен кылырга дип Turkish airlines авиакомпаниясе самолетында Согуд Гарәбстанына китте. Хаҗ кылучылар Истанбулда шушы ук компаниянең башка самолетына күчеп, Җиддә шәһәренә (Мәккәгә якын аэропорт) юл тотачак.

Хаҗиларны озатырга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Ул аларга аеруча саваплы һәм җаваплы гыйбадәтне уңышлы гына үтәп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, дога кылды.

Шушы ук рейс белән хаҗиларга медицина ярдәме күрсәтү өчен беренче табиб китте. Әйтергә кирәк, олуг гыйбадәт дәвамында хаҗиларга 15 табиб медицина ярдәме күрсәтәчәк.

“ТР МДН Хаҗ” - “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы буенча быел 750 татарстанлы хаҗ кылачак дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе