Татарстан мөселманнары Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды

Вәлиулла хәзрәт Якупов фаҗигале рәвештә үлгәнгә өч ел вакыт узды.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 20

Вәлиулла хәзрәт Якупов фаҗигале рәвештә үлгәнгә өч ел вакыт узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге башлыгы, "Апанай" мәчете имамы, "Иман" нәшрияты җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт 2012 елның 19 июлендә үтерелгән иде.

"Мәрҗани" мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнгән иманның кабере янында кичә аны искә алу чарасы үтте, анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, дуслары, хезмәттәшләре катнашты. Җыелучылар Коръән укыды, Аллаһы Тәгаләдән Вәлиулла Якуповның рухын тынычландыруны сорап дога кылды, әлеге мөселман эшлеклесе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Искә алу чарасын оештыручы, "Апанай" мәчетенең хәзерге имамы Нияз хәзрәт Сабиров билгеләп узганча, мәрхүмнең эше дәвам итә. Вәлиулла хәзрәт оештырган "Иман" нәшриятында китаплар дөнья күрә. Ул һәлак булырга бер ел кала рестаравцияләнгән мәчет Аллаһы Тәгаләгә табыну урыны гына түгел, ислам нигезләренә өйрәтү урынына әверелде. Биредә даими рәвештә балалар лагерьлары оештырыла.

Форсаттан файдаланып, чарада катнашучылар республика мөфтиеннән Казанның бер урамына Вәлиулла хәзрәт Якупов исемен бирү мәсьәләсен күтәрде. Моннан тыш, күптән түгел ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган, танылган татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән йортта ислам музее ачу ниятләнә. Анда Вәлиулла хәзрәт Якуповка багышланган экспозиция дә булачак.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе